Әлмәттә Яңа ел чараларында 80 меңнән артык кеше булды
Нефтьчеләр мәйданындагы шугалак 13 меңнән артык кешене кабул итте.
Яңа ел ялларында бәйрәм чараларын үткәрү һәм шәһәр хезмәтләренең эше турында башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айдар Каюмов хәбәр итте. Кышка муниципалитет, предприятие һәм учреждениеләр урамнарны, паркларны һәм скверларны бәйрәмчә бизәү эшләрен төгәлләделәр.
«Татнефть» компаниясе яңа ел атмосферасын булдыруга зур өлеш кертте. Әлмәттә 17 урын үзгәртеп корылган. Төп басым компаниянең социаль эшчәнлеге турында сөйләүче яктылык инсталляцияләренә, тематик декорацияләргә һәм арт-объектларга ясалган. Предприятиеләрнең һәм кече бизнесның 220 бинасы һәм керү төркемнәре шулай ук бәйрәмчә рәсмиләштерелгән. Нефтьчеләр мәйданы, Ленин мәйданы, «Каракүз» һәм «Яшьлек» скверлары, «Саулыкк» паркы, «Каскад» мәйданчыклары һәм компетенцияләр үзәге, «Иске Әлмәт» мәдәният йорты, Түбән Мактамадагы мәдәният йорты янындагы территория һәм «ЯН» тау чаңгысы комплексы җәлеп итү үзәкләре булды. Быел аларга Комсомол паркы өстәлде. Бу мәйданчыкларда тематик кичке интерактив программалар узды, аларны 80 меңгә якын кеше карады. Нефтьчеләр мәйданындагы боз шугалагы ноябрь ахырыннан көн саен 10:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр эшли һәм 13 меңнән артык кешене кабул итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа