Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хезмәт сөючәнлеге - тумыштан

Александра Устинова моннан кырык ел элек лаеклы ялга киткән булса да, заводтагы гадәти эш көннәре белән бәйле матур истәлекләр әле һаман да аның хәтерендә.

Миңлебай газ эшкәртү заводында каскадлы-суыту җайланмасы машинисты булып унөч ел эшли ул. Бүген исә Александра Осиповна олуг юбилее уңаеннан котлаулар һәм изге теләкләр кабул итә. Фидакарь хезмәте һәм игелекле эшләре өчен хөрмәт йөзеннән аның адресына ихлас рәхмәт сүзләре яңгырый.

 

Изге традицияләр

Ноябрьнең соңгы көннәрендә, табигать кышкы ялга әзерләнгәндә, Устиновлар гаиләсе яшәгән йортта күтәренке активлык сизелә. Һәркем истәлекле датаны – гаиләнең иң абруйлы әгъзасы Александра Осиповнаның туган көнен бәйрәм итәргә әзерләнә. Өлкәннәр юбиляр өчен файдалы, кунаклар өчен төрле тәм-томнардан торган бәйрәм менюсы турында уйланалар, кечерәкләр котлау сүзләре әзерли, яраткан әбиләре хөрмәтенә матурдан-матур плакатлар һәм үзләре ясаган рәсемнәрне эләләр.

Хөрмәтле кунакларны каршы алуга өйдә аеруча ныклап әзерләнделәр. 95 яшьлек юбилее көнендә Александра Устинованы котларга шәһәр хакимияте вәкилләре, идарә җитәкчеләре, ветераннар советы вәкилләре һәм элеккеге хезмәттәшләре килде. Тантаналы котлау сүзләре, изге теләкләр, истәлекле бүләкләр һәм җылы кочаклашулар юбилярны дулкынландырды да, күңелен дә күтәрде. Александра Осиповна кунакчыллыгы белән дан тота, шуңа да мондый тантана аның өчен зур шатлык.

Хезмәт сөючәнлеге – тумыштан

Александра Балык Бистәсе районының Алан-Полян авылында Осип белән Дарья гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Соңрак энесе Александр һәм сеңлесе Раиса туа. Тату яшиләр, бер-берсенә һәрнәрсәдә ярдәм итәләр. Өлкән бала буларак, Александрага күп нәрсәне ышанып тапшыралар – кечкенәләрне дә карарга, үзенә дә һәркайда өлгерергә туры килә. Әниләре хуҗалыкны да алып бара, җәмәгать эшләрендә дә катнаша – ул вакытлар өчен бик актив һәм кыю ханым була. Аның эшлеклелегенә һәм җитдилегенә игътибар итеп, авыл идарәсе озак уйлап тормыйча аңа колхоз белән идарә итүне ышанып тапшыра.

Әниләренең җаваплы вазифасы балалар җилкәсенә дә күпне йөкли – алар гел әниләре янәшәсендә тырышып эшлиләр һәм башкалар өчен дә үрнәк булып торалар. Шулай итеп аларда хезмәткә хөрмәт, вакытның кадерен белү һәм башлаган эшләренең барысы өчен дә җаваплылык тәрбияләнә. Ул заманда балалар бик тиз җитдиләнәләр шул.

– Хәтерлим әле, әни безнең әкият укыганны күрсә, «Нәрсә анда уйдырма укып утырасыз, алардан ни файда? Әнә, газета укыгыз – анда чынбарлык турында язалар!» дия иде, – дип елмаеп искә ала Александра Осиповна балачак тәрбиясен.

Гомер юлы

Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Александра Чистай авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Колхоз кырларында эшләп үскән тырыш кызга үсемлекләрне үстерү үзенчәлекләрен өйрәнү бик тә ошый. Укуын тәмамлап туган авылына кайткач, Устинова агроном булып эшли башлый һәм намуслы хезмәт куеп, уңыш бирүчәнлекне елдан-ел арттыра бара. Шул вакытта җан сөйгәне Виталийны очратып, аның белән гаилә коралар һәм озак еллар бер-берсенә тугры гомер юлдашы булып яшиләр.

Үзгәреш җилләре исеп, яшь гаилә шәһәргә күченергә карар кыла. 1957 елда Устиновлар Әлмәткә күчеп киләләр. Виталий машина йөртүче булып эшләвен дәвам итә, ә Александра сәнәгать товарлары кибетенә сатучы булып урнаша. Ул заманда кибетләр бик күп түгел иде, шуңа да сатучылар җилкәсенә төшкән йөкләнеш һәм җаваплылыкны һәркем дә җиңә алмый. Ә шәһәр һаман саен үсә һәм киңәя бара, зурдан-зур казанышлар өчен көч туплый – шәһәрдә яшәүчеләр саны арта бара.

Сәүдә системасында унбиш ел чамасы эшләгәннән соң, Александра Осиповна яңадан һөнәрен тамырдан үзгәртә. Инде җитлеккән яшьтә ул газ эшкәртү заводына эшкә керергә карар кыла һәм 1971 елда, укып чыккач, компрессор җайланмалары машинисты булып китә. 4 нче цех коллективы Александраны бик шатланып үз сафларына кабул итә һәм каскадлы-суыту установкасына (КХУ) хезмәт күрсәтүче бригадага билгели. Беренче карашка  машинист хатын-кыз эше түгел кебек тоела. Ә чынлыкта исә, хатын-кызлар бу һөнәрдә аеруча кадерле – алар үз вазифаларына игътибарлырак һәм җентеклерәк карыйлар.

Лаеклы ял

Александра Устинова унөч ел дәвамында суыту системасының нәтиҗәле эшләвен тәэмин итеп килә. Аның җитди контроле астында компрессорлар төзек эшлиләр. Производство процессларына бик тиз төшенә һәм технологик регламентлар нормаларын яттан белә башлый. Шулай итеп аңа приборлар күрсәткечләренең туры килүен күзәтеп тору һәм установкада ниләр барганын аңлау кыен булмый.

– Александра Осиповна үз эшен үтә дә зур тырышлык, җаваплылык белән башкарды. Ул буын кешеләренең берсе буларак, һәрвакыт эшкә игътибарлы карашта, тырыш һәм пөхтә булды. Хезмәтне хөрмәт итте, эшкә җитди карады, – дип искә ала КХУ установкасының элеккеге начальнигы Асаф Әхәт улы Әхмәтов.

Бүген Александра Осиповна күңелле завод тормышын һәм хезмәт елларын сагынып искә ала. Биредә ул бик күп кызыклы кешеләрне очраткан, кайберләре белән озак еллар дәвамында якын дуслар булганнар. Завод җитәкчелеге дә элеккечә үк ветеранның казанышларына хөрмәт белән карый һәм елның-елында Александра Осиповна Устинованы тормышындагы мөһим вакыйгалар һәм һөнәри бәйрәмнәр белән котларга онытмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса