Яңарыш һәм сафлык әләме
Татарстан Республикасы флагы көне ел саен 29 ноябрьдә билгеләп үтелә.
1991 елда нәкъ менә шушы көнне ТР Югары Советы республиканың Дәүләт флагын раслады. Бу вакыйга барлык татарстанлылар өчен тирән әһәмияткә ия һәм бердәмлекне, ватанпәрвәрлекне һәм Ватаныбыз өчен горурлыкны чагылдыра.
Татарстан Республикасы флагы яшел, ак, кызыл төстәге тасмалардан торган тукыма. Яшел тасма – өстә, кызылы – аста, алар арасында – ак тасма. Әлеге төсләрнең һәрберсенең үз аңлатмасы бар: яшел – яз, яңарыш; ак – сафлык төсе; кызыл – җитлеккәнлек, энергия, көч, тормыш. Бергәлектә бу төсләр Татарстанны якты ниятле, үзенең киләчәген бөтен яктан тәэмин итә алучы, яңарыштагы республика итеп гәүдәләндерәләр.
Татарстан Республикасы Дәүләт флагының авторы – рәссам Тавил Хаҗиәхмәтов.
Бүген республикадагы һәр әһәмиятле вакыйга – халыкара очрашулар яисә рәсми сөйләшүләр, спорт чаралары һәм иҗтимагый чаралар – болар берсе дә Татарстан флагыннан башка үтми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа