Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авыл җанлы шәхес

Авыл хуҗалыгы тармагы тырыш хезмәте белән җиргә, авылга береккән кешеләренә таяна.

Аларны чын каһарманнарга тиңләргә була. Ә андый шәхесләр районыбызда шактый.

Сүзебез 30 елга якын гомерен «Сосновка» хуҗалыгына җитәкчелек итүгә һәм авыл җирлеге советында шул ук вакыт депутатлык эшчәнлеген алып барган Расих Хәмзә улы Гайнетдинов турында. Шушы гомер аралыгында борчылып үткәргән тынгысыз көннәр, көенечләр, уңыш-сөенечләр ята. Расих Хәмзә улын Әлмәт җирлегендә бик күпләр белә, чөнки ул бик ярдәмчел һәм ачык күңелле кеше. Әлмәт районының сокланып туя алмаслык матур табигатьле Салкын Алан авылында туып-үсеп, авыл чишмәсенең суын эчеп, урманында җиләген җыеп, көтүен көтеп үскән булдыклы ир-егет. Авылның сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, төзелеш техникумына укырга керә, аннан соң читтән торып Мәскәү сәүдә институтын тәмамлый. Сәүдә системасында хезмәт куя, азык-төлек комбинаты директоры булып та эшли.

– Шулай, сәүдә өлкәсендә эшләсәм дә, күңелем белән гел авылга тартылдым мин. 1994 елны инде Әлмәт районы «Авангард» хуҗалыгында эшли башладым. Еллар дәвамында хуҗалык үзгәрешләр кичерде, соңыннан инде ул «Сосновка» хуҗалыгы исемен алды. Хуҗалык җитәкчесе эшен алып бару беркайчан да җиңел булмады. Шулай да бүгенге көн белән чагыштырам да, элек барыбер дәүләтнең ярдәме зуррак булган икән дип уйлыйм. Җитәкче буларак авыл халкына үзем дә ярдәм итәргә – мал асраучыларны печәненнән дә, икмәгеннән дә өзмәскә тырыштым. Саламын да бушка бирә идек. Иң авыр чор 90 нчы елларга туры килде. Шулай да бирешергә исәп юк иде, киресенчә, хуҗалыкны яшәтү өчен тырыштык. 1999 елны хуҗалык «Гайнетдинов и Ко» исемен алгач, ул вакытта Татарстан Президенты булган Минтимер Шәймиев үзе дә биредә кунакта булып, биләмәләрне карап, эшчәнлеккә уңай бәя биреп киткәне матур хатирә булып истә калды.

Авыл тормышы – үзгә, аны авылда туып, балачактан мал-туар арасында булып үсмәгән кеше аңлыйдырмы-юктырмы, белмим. Үзем авыл малае булганга күрә дә авыл халкының тормышын кайгырту минем өчен һәрвакыт мөһим булды. Хуҗалык җитәкчесе һәм депутат буларак та Новоникольск авыл җирлегендә төрле чаралар уздыруда булышлык күрсәтергә тырыштым, – ди Расих Хәмзә улы.

Һәм бу чыннан да шулай. Әле дә хәтердә, 2014 елда Салкын Аландагы Сабантуйда көрәш батырына машина бирделәр. Ул чорда әле авылларда мондый дәрәҗәле бүләк бирүче юк иде.

– Әйе, тырыштык, ул елны чыннан да батырга машина бүләк иттек. Бәйрәм булгач, тиешле дәрәҗәдә булсын – бу минем инициативам иде. Авылдашларны һәм кунакларны куандырып, республика эстрадасы йолдызларын да еш чакырып килдек: Зөһрә Шәрифуллина, Гөлдания Хәйруллина, Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар, Бәширә Насыйрова безнең җирлектәге чараларда бик яратып чыгыш ясыйлар иде. Туган авылым – минем йөрәгемдә инде ул. Аның хөрмәтле кешеләре белән аралашып кала алганым белән дә бәхетле мин. Данлыклы колхоз председателе Камал апа (Мирсәй Әмирнең «Миңлекамал» пьесасы герое) минем өчен өлге булды. Ачлык елларында авыл кешеләрен үлемнән коткарып кала алган оста җитәкче. Мәктәп директоры, сугыштан ике аяксыз булып кайткан Нури ага Сибгатуллин янына кереп, аның киңәшләрен алып чыга торган идем. Холкым тиз кызып китүчән булганлыктан, ничек итеп Нури абый кебек сабыр, төпле, тыйнак булырга икән дип уйлый идем. Авылыбызның шәфкать туташы  Тәгъзилә апа Хәсәнованы да оныту мөмкин түгел. Авыруга ярдәм кирәк булганда Иштирәккә кадәр җәяү бара иде бит, дару белән генә түгел, җылы карашы, ягымлы сөйләшүе белән дә дәвалый иде. Алма бакчасын булдырган Хәмит бабайны да еш искә алам. Андый кешеләр юк хәзер. Бүген Сосновкада гомер кичерсәм дә атна саен җомга көнне Салкын Аланга кайтам, мәчеткә барам. Биредә нефтьчеләрнең булышлыгы белән заманында юллар да салдырдык, чишмәләрне дә төзекләндердек, яңа буа ясадык. 67 яшем тулгач эштән китәргә туры килсә дә, эшмәкәрлегемне ташламадым әле, авыл кешеләренә дә ярдәм, ярдәм булмаса тәҗрибәм, киңәшем кирәк дип саныйм, – ди Расих Гайнетдинов.

Шундый тынгы белмәс җан иясе инде ул Расих Хәмзә улы. Әле ауга йөрүен дә туктатмаган икән.

– Олыгайсам да, туктамадым шул әле (көлә). 56 ел ауга йөрим бит. Нәселебездән, бабамнан килгән шөгыль. Бик булдыклы иде, умарта да тотты ул. Авылда безгә «Бүреләр» кушаматы тактылар, моңа беребез дә үпкәләми идек, чөнки бабам аудан тере бүреләр алып кайтып, ишегалдындагы баганага бәйләп куя, ә авыл кешеләре аларны карарга килә торганнар иде. Менә шулай, олыгайгач нәсел тарихы, шәхесләр белән ныграк кызыксынасың икән ул. Ходайга шөкер, гомер заяга узмады, төрле хәлләр булды – эшләдем дә, Россия, республика дәрәҗәсендәге бүләкләргә дә лаек булдым, рәхмәт яусын. Иң зур байлыгым – балаларым, оныкларым, шулар өчен куанып гомер кичерәм бүген, – ди Расих Гайнетдинов.

Күптән түгел фидакарь хезмәт иясе үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу уңайдан Расих Хәмзә улы Гайнетдиновка Новоникольск авыл җирлеге депутатлары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчелеге кайнар котлауларын җиткерә. Без дә әлеге котлауларга кушылабыз һәм юбилярга тормышында бәхет-шатлыклар, корычтай ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы теләп калабыз. Гомерегез озын булып, бәхеттә, хөрмәттә үтсен.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса