Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Илебез иминлеген саклаучылар кайгыртуга лаек

Махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга гуманитар ярдәм җыеп, илтеп тапшыру эше актив дәвам итә.

Шушы көннәрдә 1233 нче полк хәрбиләренә исемле посылкалар әзерләү уңышлы гына тормышка ашырылды.

Көзнең суык, пычрак көннәрендә кыр шартларында алгы сызыкта булган солдатларыбыз ярдәмгә аеруча мохтаҗ. Шәһәр волонтерлары һәм авыл җирлекләреннән фидакарь кешеләренең, оешма-предприятиеләрнең уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә бәяләп бетергесез зур эш башкарыла.

– Эшче куллар күбрәк булсын иде дип телибез инде, үзләре ярдәм итәргә килә алмаганнар матди яктан булыша алалар, – ди волонтерлар.

Авыл җирлекләрендә бу уңайдан эш күптән инде җайга салынган. Эшне оештырып алып баручыларга, халыкның ышанычын яулаган әлеге тырыш кешеләргә рәхмәттән башка сүз юк. Мәдәният йортларында, клубларда бүген токмач кисү өмәләре күпләп уза башлады. Маскировка челтәрләре үрү белән беррәттән окоп шәмнәре ясау җайга салынган. Мисал өчен, Сөләй авыл җирлегендә 27 ләп хатын-кызның тырышлыгы белән 240 метрлап (56 сы 4 әр метрлы, 2 се 8 метрлы) челтәрләр үрелеп МХО зонасына илтеп тапшырылган. Бишмунча авыл җирлегендә дә әлеге эш актив алып барыла. Дистәгә якын хатын-кыз 4 метрлы 13 челтәр үреп тапшырдылар.

– Челтәрләребез газиз балаларыбызны калкан кебек дошман дроннарыннан саклап, яклап торсын. Улларыбыз исән-имин туган якларына әйләнеп кайтсыннар, – ди авыл фидакарьләре.

Бүгенге көндә иң беренче чиратта медикаментлар, җылы кием-салым, окоп шәмнәре, җылыткычлар, коры ашлар  бик соралган. Бу турыда хәрбиләр үзләре дә хәбәр биреп торалар.

– Һичшиксез, егетләребезгә туган җирдән килгән бар нәрсә дә кадерле. Әлеге кирәк-яраклар солдатларның тормыш-көнкүрешен күпкә җиңеләйтә бит, – ди «Ватанны саклаучылар» фондының Татарстан филиалы социаль координаторы Виктор Шатрилов. Кыр шартларында солдат тормышының бар нечкәлекләрен ул бик яхшы белә. 2022 елда МХО башланган чорда Виктор Әлмәттән иң беренчеләрдән булып илебез иминлеген сакларга киткән каһарманнарның берсе.

– Махсус хәрби операциягә кадәр мин кайнар ноктада – Кавказда хезмәт иттем, өлкән прапорщик булдым. МХО башлангач, тыныч кына утыра алмадым, үз теләгем белән барырга карар кылдым. Анда үзем кебек армия юлын үткән хезмәттәшләрем белән бергә гражданлык объектларын, балалар бакчаларын, мәктәпләрне сакладык. Кайнар нокталардагы хезмәтем вакытында алган тәҗрибәм яшь егетләрне сугышчан шартларга күнегергә өйрәтергә дә ярдәм итте. Контракт вакыты бетеп, кире әйләнеп кайтканнан соң, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы якташларыбызның мәнфәгатьләрен кайгыртачакмын, дип сүз биргән идем, шуны тормышка ашырып киләм хәзер. Бүгенге көндә хәрбиләрнең, аларның якыннарының гозер-үтенечләрен, проблемаларын чишәргә тырышам. Гуманитар йөкне тиешле урыннарга илтеп җиткерүгә кагылышлы сорауларны да чишәбез. Бу бик мөһим юнәлеш дияр идем мин. Хәрби хәрәкәтләр вакытында төрле хәлләр була бит – кайдадыр документлар тоткарланырга яки югалып та калырга мөмкин. Мин аның бар нечкәлекләрен беләм, чөнки МХО зонасыннан кайткач, үзем дә шул юлны үттем бит. Менә шул вакытта Татарстанның «Ватан сакчылары» фонды нык ярдәм иткән иде. Фонд ярдәме белән МХОда катнашучы буларак госпитальдә дәвалана алдым, санаторийда ял иттем, рәхмәт, – ди хәрби хәрәкәтләр ветераны.

Чыннан да, яшерен-батырын түгел, без бүген сүнеп барган патриотизм рухының кабаттан кабынып киткән чорында яшибез. Ә менә Виктор Шатриловта әлеге хиснең сүрелгәне дә булмаган. 2018 елдан башлап, кадет мәктәбендә укытканда да, хәзер инде яшүсмерләр клубында эшләгәндә дә.

– Яшьләрдә хәзер патриотик хис юк, диләр. Моның нигә шулай икәненең сәбәбе бер генә – гаиләдә тәрбияләнергә тиеш бит ул хис. Әлеге тема әти-әни, әби-бабай тарафыннан кузгатылмый, шәхси мисалда күрсәтелми икән, әлбәттә, каян килсен ул. Балаларга батырлык дәресләрен дә булдымы – булды дип түгел, ә ихластан, укучылар күңеленә үтеп керерлек итеп үткәрергә кирәк, – дип саный Виктор. Шуны күздә тотып, 2021 елда героебыз тырышлыгы белән 21 нче мәктәп каршында сугышчан дан музее оештырылган иде. Биредә Бөек Ватан сугышына, Әфган, Чечня конфликтларына багышланган экспозицияләр урын алган. Моннан тыш меңнән артык совет һәм чит ил кораллары экспонатлары урнаштырылган. Әлеге экспонатлар елдан-ел тулыландырыла гына бара.

Әйе, чыннан да МХО зонасында илебез иминлеген яклаучы якташларыбыз һәм аларның якыннары кайгыртуга, хөрмәтләүгә лаек. Бу уңайдан тагын бер күңелле яңалык килеп иреште: шушы көннәрдә генә МХОда катнашучыларның балалары – 60 лап кеше Яр Чаллыдагы «Саулык» лагерена ял итәргә киткәннәр. Киләсе смена 2 декабрьдә ачылачак икәнлеге дә мәгълүм булды. Аларга сәламәтләнеп, исән-имин әйләнеп кайтырга язсын.

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса