Тимур Нагуманов әлмәтлеләрне Татарстан Конституциясе көне белән котлады
6 ноябрьдә Татарстан республикасы Конституциясе көне билгеләп үтелә.
«Сезне чын күңелдән Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм!»- дип башлады котлауны район башлыгы. Безнең Конституциябез – бердәмлек һәм теләктәшлек нигезе, күпмилләтле халкыбыз сайлаган сәяси юлны билгеләүче төп закон, дип билгеләп үтте ул. «Сез, Әлмәт районында яшәүчеләр, үзегезнең актив гражданлык позициягез һәм социаль-сәяси процессларда катнашуыгыз белән Татарстан һәм Россиянең тотрыклылыгын һәм чәчәк атуын саклап калуга бәяләп бетергесез өлеш кертәсез. Районыбыз халкының бердәмлеге, гомуммилли татулыгы һәм иҗади энергиясе Әлмәт районының, республиканың һәм бөтен илнең тынычлыгы һәм динамикалы үсеше нигезе булсын. Сезгә нык сәламәтлек, оптимизм, бәхет һәм Татарстан иминлеге өчен яңа уңышлар телим!», – дип котлады Нагуманов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа