Әлмәттә хуҗасыз автомобильләрне эвакуацияләү буенча эш дәвам итә
Ел башыннан бирле 49 автомобильдә хәбәрнамә урнаштырылган.
Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов хуҗасыз автомобильләрне эвакуацияләү эшен көчәйтергә кушты.
«Ташландык һәм комплектсыз транспортны ачыклау эшен дәвам итәбез. Ел башыннан бирле 49 автомобильдә хәбәрнамә урнаштырылган. Аларның 17 машинасын милекчеләр күчергән, 11 автомобильне вакытлыча саклау урынына эвакуацияләгәннәр, калган транспорт чаралары буенча эш алып барыла»,- дип язган район башлыгы үз каналында.
Нагуманов шулай ук халыкка мөрәҗәгать итте һәм әгәр ташланган яки комплектсыз автомобильләр күрсәгез, аларның адресларын каналга җибәрергә мөмкин, диде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа