Фидакарьлек һәм дуслык мәктәбе
29 октябрь – Комсомолның туган көне.
Бу тарихи вакыйганы искә алып узмый мөмкин түгел, чөнки ул үткәнебезгә караш ташлау, үзен комсомол хәрәкәте кысаларында җәмгыятькә хезмәт итүгә багышлаган кешеләрне искә алу мөмкинлеге дә. Бәйрәм ел саен 29 октябрьдә билгеләп үтелә. Бу бәйрәмнең булдырылуына инде йөз елдан артык вакыт узган – ул үзенең тарихын 1918 елдан башлый.
Әлмәт районында комсомол оешмасы тарихына кагылышлы вакыйгалар турында каләмдәшебез Әлфия Ярмиева «Әлмәт җире яшьләре» - «Молодежь альметьевской земли» китабында бик матур итеп язып калдырган.
Тарих битләренә күз салсак, Әлмәт авылында беренче комсомол конференциясе 1931 елның 2 сентябрендә үткәрелгән. Анда Әлмәт комсомол райкомы сайлана. Ул үз эченә 21 беренчел оешманы берләштерә, аларда ВЛКСМның 369 әгъзасы исәптә тора. Район комсомол оешмасы конференциясе карары белән комсомоллардан, профсоюз әгъзаларыннан 8 штурм бригадасы оештырыла һәм авылларга җибәрелә. Биредә алар колхозларда зур эш алып баралар. Аякка басу чорында кыенлыклар күп була, әлбәттә, шулай да Әлмәт районы колхозлары 30 нчы елларның икенче яртысында әкренләп көч җыя башлыйлар. Элек колхозчыларның хезмәтенә аз түләнсә, 1937 елда хезмәт көненә 8-10 кг ашлык, шулай ук яшелчә һәм бал бирү карала. Терлекчелектәге уңышлары өчен «Ирек» (Габдрахман авылы), «Актау» (Кичүчат авылы), Бишмунча авыл Советының «Туры юл», Куйбышев исемендәге хуҗалыкларыннан берничә колхозчы Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә катнашу өчен кандидатлар итеп күрсәтеләләр.
Әлмәт авылы Әлмәт шәһәре итеп үзгәртелү сәбәпле, 1953 елның ноябрендә ВЛКСМның Әлмәт шәһәр комитетын төзү турында Карар кабул ителә. Аның составына 75 башлангыч оешма керә. Әлмәт комсомолы данлыклы шәхесләрен дөньяга таныта. Комсомолларның күбесе фашистларга каршы көрәштә күрсәткән батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Мотыйк Әхмәтҗан улы Әхмәдуллин, Никита Евдокимович Токарликов, Гарәфетдин Сәләхетдин улы Сәләхетдинов һәм Корбан Тимергали улы Тимергалиев кебек каһарманнар Дан орденының тулы кавалерлары буларак тарихка кереп калганнар. Без белгән күп кенә җитәкчеләрнең эшчәнлеге комсомол оешмасыннан башланган. Комсомоллар илнең җимерелгән халык хуҗалыгын торгызуда, колхозлар тормышын алып баруда актив катнашалар, удар төзелешләрдә эшлиләр, спортны, мәдәниятне үстерүдә һәрвакыт алдынгы рәтләрдә булалар. Әлмәт комсомол оешмасы заманында республикада иң яхшысы дип санала.
Әйе, коммунистик яшьләр берлеге рәсми рәвештә 73 елга якын яшәп, яшьнәп торган. Фидакарьлек һәм дуслык мәктәбен узган комсомолларның хатирәләре байтак җыелган, бүгенге яшьләргә сөйләп, тапшырып калдырасы истәлекләре дә шактый. Нәрсә генә дисәк тә, заманалар үзгәреп, яңадан-яңа оешмалар, шәхесләр барлыкка килсә дә, нәкъ менә комсомолларның эшчәнлеге бүгенге яшьләрне үстерүдә алыштыргысыз өлге, үрнәк була алыр иде. Хәзер бар нәрсә дә кире үз урынына кайта – бәлки шулай булыр да әле.
Фото: 2010 ел. Төрле чор комсомолчылары Әлмәткә керү юлында агач утырту вакытында.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа