Газапларга дучар ителгәннәрне искә алдылар
Россия тарихында фаҗигале чорлар аз түгел. 30 октябрь илебездә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак истә калган.
Тоталитар режим шартларында нахакка гаепләнеп, төрле кимсетелүләргә дучар ителеп, йорт-җирләрен, туган төбәкләрен калдырып, сөргеннәргә сөрелеп, шунда исәнлекләрен югалткан, әҗәлен тапкан кешеләрнең язмышы тарих битләрендә аерым урын алып тора.
1921-1953 еллардагы репрессияләр вакытында СССРда барлыгы берничә дистә миллионнан артык кеше зыян күргән дип саныйлар. Сталин режимы Татарстанны да читләтеп үтмәгән. Хәтер китабында язылганча, ТАССРда 54 727 кеше сәяси репрессиягә эләккән. Шуларның 4444 е – хатын-кызлар. 13 938 татарстанлы тоткынлыкта үлгән, 5922 кешене атып үтергәннәр. Кулга алынганнарның күпчелеге дистәләгән елларын зинданнарда үткәрергә мәҗбүр булган. Магаданның, Колыманың салкын подвалларында, ГУЛАГ лагерьларында илебезнең асыл ир-атлары һәм хатын-кызларының гомерләре киселә. Моннан тыш әле «халык дошманы» тамгасы алганнарның туганнары, балалары да түбәнсетүләргә, төрле кыерсытуларга дучар ителә. Бүген инде сәясәт башка, сәяси корбаннар да акланган, ләкин илебез тарихында булган бу кара тапны сүзләр белән генә юып бетерерлек түгел шул.
Әлмәттә сәяси репрессия корбаннарын искә алу чарасы елдагыча Хәтер мәйданында узды. Анда шул чор шаһитлары булганнар, аларның туганнары, якыннары, район җитәкчелеге, ветераннар советы, соцаль яклау идарәсе вәкилләре, укучылар катнашты. Чыгыш ясаучыларның һәрберсе сәяси репрессия корбаннарын искә алу көненең илебез тарихының фаҗига белән сугарылган битләрен хәтерләү булуын билгеләп үтте.
Шәһәрдә сәяси репрессия корбаннары советы 1996 елда оештырылган. Аның җитәкчесе Әнисә Гыйльметдин кызы Гәрәева бүгенге көндә Әлмәт җирлегендә 60 репрессия корбаны гомер кичерүен хәбәр итте.
Әнисә ханым бик оптимистик рухтагы кеше, яше зур булса да, игелекле хезмәтен алып баруын дәвам итә. Тик шомлы еллар шаһитларының саны барыбер елдан-ел кими бара шул. Исән чакларында җитәкчеләрнең ярдәмен тоеп кала алсыннар иде дә бит алар... Һәлак булганнар быел да бер минутлык тынлык белән искә алынды. Репрессия корбаннары истәлегенә төзелеп, күптән түгел яңартылган һәйкәл кабат кызыл канәферләргә күмелде.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа