Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Халыктан килгән әйберне солдатлар башкача кабул итәләр

Сугыш ул Сабантуй түгел. Солдатларга безнең ярдәм кирәк. Мөмкин булган кадәр.

 

Аркаларына биштәр асып хәрби комиссариатлардан, вокзаллардан, шәһәрләрдәге зур мәйданнардан киткән егетләр инде ике ел МХО зонасында. Аларга контракт төзеп киткән ир-егетләр саны өстәлә тора.

Хәрби операция дип аталса да, инде хәзер сугыш дигән сүзне дә киңрәк куллана башладылар. Әйе, ничек кенә дип аталса да, ул бәйрәм түгел. Үлемнең авызы зур.

Шушы көннәрдә МХО башлангач та мобилизацияләнгән бер бик якын танышым белән күрештем. Яраланып, хәрби госпитальдән соң ялга кайткан иде. Әлеге очрашуыбыз турында хис-кичерешләремне иләктән үткәргәч, бодаен – бодайга, кибәген – кибәккә аергач язармын әле.

Бүген исә, халкым, сезнең ярдәмегез, аның ни дәрәҗәдә кирәкле, кадерле булуында. Сүз дә юк, бу инде һәркемнең намус эше. Тик бөтен нәрсәне дә кешенең үз ихтыярына калдырсак... Гуманитар ярдәм бик кирәкме, нәрсәләр кирәгерәк, дип сорашам танышымнан.

Ничек кирәкмәсен, кирәк, әлбәттә. Тик ярдәм итәм, өстемнән төшерәм дип түгел, ә чыннан да кирәк әйберләр булсын иде. Шул ягы бар, халыктан килгән әйберне солдатлар гел башкача кабул итәләр. Без кирәк икәнлегебезне тоябыз, диде ул.

Сүз дә юк, кирәк әйберләр бихисап. Аларның бер ишеләре госпитальләрдәге яралы солдатлар өчен булса, икенчеләре аларны дәвалау өчен. Өченче төр кирәк-яраклар – ул хәрби операция барышында куллану әйберләре. Бер кешенең матди булышлыгы белән генә мөмкин булмаганнары да бар. Әйтик, медицина аппаратлары, медикаментлар шактый кыйммәт. Ләкин ил төкерсә, күл була дигән халык. Күңелең җитеп, хәлеңнән килгәнне эшләргә генә. Әйе, гади халык белми, күрми торган әйберләр дә шактый. Солдатларның язмышына, гомерләренә битараф булмаган җитәкчеләр, аларның зур оешмалары да ярдәмнәреннән ташламыйлар.

Саклагыч челтәрләрнең кирәкмәгән чагы юк. Алар сезонга да, урынга да карамый. Беренче карашка бик гади генә булып тоелган әлеге челтәр күпме ир-егетләрнең гомерләрен саклап кала. Кайбер авылларда әлеге эшләр шулкадәр җайга салынган, оешкан төстә алып барыла. Бу авыл төркемнәрендә дә күренә. Ә кайбер авыллар исә бу мәсьәләдә сүлпәнрәк. Оешканлык җитеп бетмиме, битарафлык көчлеме... Югыйсә инде хәзер авыл җирлекләрендә эш-мәшәкатьләр бетеп бара. Бер җыелып, сөйләшеп, чәйләр эчеп челтәр үреп, бүген салкын окопларда ятучы, көн дә үлем белән очрашып торган егетләребезгә ярдәм итү саваплы гамәл булыр иде.

Сез җибәргән тәмле чәйләр, әзерләгән сый-нигъмәтләр, татлы ашлар да аларга тансык. Авырсынмыйк әле, җәмәгать. Кем генә, ничек кенә анда китмәсен, алар да бит ата баласы, алар да җылы ризыкка, кайгыртуга мохтаҗ.

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса