Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Әлмәт таңнары» яктысында

Тарих диюгә, без никтер борынгы заманны, һич югы сугыш елларын күз алдына китерергә күнеккән.

 

Кичәге көн бүген тарихка әйләнә. Ул инде үткәндә калды. Шатлыгы, куанычлары, эш-мәшәкатьләре белән кемнеңдер хәтерендә калса да, вакыт узгач ул вакыйгалар акрынлап җуела баралар. Ә менә, борынгылар әйткәндәй, «ташка баскан» саклана. Аны укыйсың да, бар иде бит шундый вакытлар, дип куясың. «Әлмәт таңнары» газетасының 35 еллыгын каршылап, безнең газетабыз шул еллар эчендә чыккан кайбер язмаларны бастырып, сезнең хәтерегезне яңартыр, үткәннәргә алып кайтыр.

Тарихта төрле елларда, төрле дәрәҗәдә сугышлар да, Идел буенда 1921 елда ачлыгы да, колхозлашу, кулак тамгасы тагып сөргенгә сөрүләр, социализм төзү, коммунизмга юл алган чаклар да булды. Илне үзгәртеп кордык, колхозларны тараттык – үзгәреш җиле исте.

Хөрмәтле газета укучыларыбыз, газетабызны игътибар белән карап-укып барсагыз, сез монда үзегезнең авылдашларны, таныш-белешләрне генә түгел, бәлки үзегезне дә табарсыз.

 

Рәфкать Шаһиев

 

Әнгам Атнабаев

КЫЗГАНЫЧ

«Алга дибез, алга дибез,

Алга таба барабыз,

Алга барырга кушкан бит

Безгә Ленин бабабыз».

 

Юлы начар, аты үшән,

Ватык булды арбабыз,

Әле уңга, əле сулга

Гел салулап барабыз.

 

Үзебезме, илебезме

Кыек-мыек корылган.

Бик тырышып карасак та,

Баралмадык турыдан.

 

Ураттык та, чураттык та,

Бер уңмаган – уңмады,

Ленин бабабыз кушканча

Алга барып булмады.

 

Артыбызда тезелешеп,

Сибелешеп яталар

Миллионлаган корбан биреп

Без ясаган хаталар.

 

Үкенсәк тә, сүгенсәк тә

Кире кайтмый узган эш,

Узган эшләрдән бигерәк

Узган гомер кызганыч,

Ай, кызганыч!

8 апрель, 1992 ел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса