Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кабат барып күреп кайтыр идем...

Язмамның герое – Әлмәт егете, Әфган сугышы ветераны Роберт Равил улы Гыйбадуллин.

Төрле елларда кайнар нокталарда хезмәт итеп кайткан әлмәтлеләр белән таныштыруыбызны дәвам итәбез.

Шәһәребезнең 13 нче мәктәбендә белем алганнан соң физкультура техникумына укырга керә, аны тәмамлаганнан соң армия сафларына алына. Роберт Гыйбадуллин танк гаскәрләрендә хезмәт итә, укыту часте Төрекмәнстанда була. Биредә ул механик-машина йөртүче һөнәрен үзләштерә. 1983 елның көзендә аны хезмәттәшләре белән бергә Әфганстанга җибәрәләр. Роберт Пули-Хумрига килеп эләгә.

– Ул елларда Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләр турында бик аз белә идек. Без, унсигез-унтугыз яшьлек егетләр, балачактан Бөек Ватан сугышы турындагы совет фильмнарын карап, шуларда тәрбияләнеп үскән буын булгач, комлы-ташлы Әфган җирендә дә нәкъ шундый ук бәрелешләр барадыр дип күз алдына китергән идек. Соңыннан моның алай түгеллеген, биредә күбрәк партизан сугышы икәнен аңладык. Анда әле бездән башка махсус подразделениеләрдән, разведка идарәсеннән дә хәрбиләр барлыгын шулай ук соңыннан гына белдек. Яшь чагында бар нәрсәгә дә җиңел акыл белән карыйсың бит – Әфганга җибәргәннәрен әти-әнигә дә үзем хәбәр иттем. Хәзерге акыл белән уйлыйм да, бәлки, әйтәсе дә калмагандыр, борчыганмын гына бит аларны, дип уйлыйм. Әфган җирендәге үзенчәлекле матур табигать аеруча игътибарымны җәлеп итте – таулар, урыны-урыны белән яшеллек, без аны «зеленка» дип атый идек, сулы урыннарда үскән виноград тәлгәшләре бүген дә күз алдымнан китми. Тау-ташларны яңгыратып ишетелгән моңлы азан колагымда әле дә яңгырый. Андый матур азанны гомердә дә ишеткәнем булмаган иде. Әфган халкы үзе гади, кунакчыл халык кебек истә калды. Бәйрәм була калса, безне чакырып, пылау белән дә сыйлыйлар иде. Андый тәмле пылауны бүген дә ашаганым юк әле (көлә). Әфганстан – гаҗәеп ил, бер караганда гади халык җирне үгез җигеп, агач сука белән сукаласа, шәһәрләрдәге кибетләрдә – дуканнарда заманча техниканың ниндие генә юк, шаккатмалы инде. Иң кызыгы – дуканнарда безнең совет эстрадасы йолдызлары, аеруча Пугачева башкарган җырлардан торган кассеталар күп иде. Ә менә кышлакларда яки шул ук дуканнарда йөргәндә бик сак булырга кирәк – көт тә тор, синең янда бөтерелеп йөрүче кечкенә генә әфган балалары – чегәннәр кебек, син үзең күрмәгәндә берәр нәрсәңне чәлдереп китәргә дә күп сорамыйлар.

Төп бурычыбыз колонналарны, йөкләрне саклап бару булды. Хәрби операцияләргә дә чыктык, кышлакларны дошманнардан чистартканда пехотага ярдәмгә килдек. Торбаүткәргечләрне дә саклый идек әле. Кабул һәм Пули-Хумри аша уза торган торбаларның берсеннән солярка, икенчесеннән керосин килә. Алар икесе дә җир өсте буйлап сузылганлыктан, җирле халыкка дюраль алюминий торбаларны кирка белән тишеп, чиләкләргә агызып алу берни тормый. Кышлакларда ут юк, керосин лампаларын файдаланалар. Анда бит әле агач та табып булмый. Җирле халык шул су буенда үскән агачларның ботакларын җыеп, бәйләп, аркаларына салып алып кайта, шуны ягып җылына. Гомумән, карап торышка гына да тормышлары авыр иде инде. Без үзебез землянкаларда яшәдек, ашарга үзебез пешерәбез. Учак өстендә консерва ашап торган чаклар да булды инде. Төрле вакытларны кичерергә туры килде – атыш, бәрелешләр. Андый вакытта шул хәрби туганлык барлык авырлыкларны җиңел уздырып җибәрергә мөмкинлек бирде. Аннан шул спорт белән шөгыльләнүем дә үз нәтиҗәләрен бирми калмады – җитез, өлгер булуым күп очракларда гомеремне саклап калды. Куркыныч түгел иде дип әйтә алмыйм, курыккан чаклар да булды, җан өшеткеч вакыйгаларның шаһиты да булырга туры килде. Әле дә хәтердә – Дүшәнбе каласыннан булган бер дус егетем бар иде. Абдулланы кышлакларга барганда командир тәрҗемәче итеп тә ала иде әле. Ул инде дембель булган иде, туган ягына кайтырга санаулы көннәр калып барган чорда бергәләп бер заданиене үтәгәндә һәлак булды. Нык авыр кичердем бу вакыйганы.

1985 елны дембель булып, туган якларга исән-имин әйләнеп кайттым. Яшерен-батырын түгел, әле Союзга кайткач, кире Әфганстанга китәсе килгән чаклар күп булды. Гражданкада аңлашылмаучанлык тойгангадыр да, бәлки. Күпмедер вакыт машина йөрттем, өйләндем, гаилә кордым. 1989 елда инде милициягә эшкә урнаштым. Җинаятьчеләрне эзләү бүлегенә килүем дә бәлки шул хәрби туганлык хисләрен кабаттан тоярга теләвем булгандыр.

Угрозыскта эшләгәндә дә төрле вакыйгалар булды. 1994 елның 21 марты хәтеремдә мәңге саклана. Шундый гадәти генә көн кебек иде, без, дүрт кеше, адреслар буенча тикшерү уздырып йөрибез. Чехов урамындагы бер адрес буенча җинаятьчеләр яшеренгән булырга мөмкин дигән хәбәрне алгач, шунда киттек. Бардык – ишеккә шакыйбыз, ачмыйлар. Күпмедер вакыттан соң бер хатын-кыз тавышы ишетелде, ләкин ишекне барыбер ачмыйлар. Җинаятьчеләрнең тәрәзәдән сикереп кача торган гадәтләрен белгәнгә күрә, мин һәм тагын бер хезмәткәр урамга чыктык. Сыйныфташым Апалонов һәм Гайнуллин фатирга керделәр. Эзләгән җинаятьче антресоль эченә качып өлгергән. Фатир эченнән сигнал булмагач, мин киредән подъездга кереп, тыңлап тора башладым – фатир эчендә тынлык. Берзаман ату тавышы ишетелде. Ишекне бәреп керсәм – җинаятьче көтмәгәндә Владимир Апалоновка атып җибәргән, пуля якын дустымның башына тигән иде. Теге җинаятьченең әнисе ачыргаланып акырып, чәбәләнеп тә комачаулык иткән, күрәмсең. Кызганыч, коткарып кала алмадык... Бик авыр булды инде. Шуны гына әйтәсе килә – тыныч тормышта да шундый көтмәгән, уйламаган хәлләр килеп чыгарга мөмкин. Тыныч тормышта дустыңны югалту – иң авыры икән.

1998 елда Төньяк Кавказга командировкага да барып кайттым. Владикавказда һәм Моздокта хәрби бурычны үтәдек, постларга контрольлек иттек. 2003 елда дежур бүлегендә эшләгәндә пенсиягә чыктым, шулай да эшчәнлегемне дәвам итәргә булдым – «Транснефть-Прикамье» җәмгыятендә куркынычсызлык службасында хезмәт куйдым, бүгенге көндә «УПТЖ для ППД» җәмгыятендә шушы ук өлкәдә әйдәп баручы белгеч булып эшлим.

Шулай да Әфганстанга, үзем хезмәт иткән җирләргә кабат барып күрәсем килү теләге әле бүген дә күңелемдә яши. Ә болай тормышымнан канәгать, балаларым, оныкларым бар. Алар өчен куанып яшим, – дип истәлекләре белән уртаклашты Әфган ветераны. Роберт Равил улы Гыйбадуллинга алдагы тормышында исәнлек-саулык һәм булган хыялларының тормышка ашуын теләп калабыз.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса