Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт активистларына окоп шәмнәре ясау өчен 1,6 тонна парафин сатып алынды

Әлмәтлеләр волонтерлар төркеменә кушыла ала.

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагумановка активистлар парафин сорап мөрәҗәгать иттеләр, ул тәрәзә шәмнәре әзерләү өчен, хәрбиләргә ризык әзерләү, киптерү өчен кирәк. Бер шәм 10 сәгатькә кадәр янырга мөмкин, дип ачыклык кертте Тимур Нагуманов үзенең телеграм каналында.

Активистлар өчен оператив рәвештә 1,6 тонна парафин сатып алып тапшырганнар.

«Читтә калмаганнарның һәм безнең егетләргә ярдәм итүләрен дәвам итүчеләрнең барысына да рәхмәт белдерәм. Ике ел эчендә без барыбыз да сугышчыларга ярдәм итү омтылышында берләштек. Кемдер үз куллары белән әзерли, кемдер матди ярдәм күрсәтә. Шул ук рухта дәвам итәрбез!»- диде Әлмәт районы башлыгы.


Волонтерларга ярдәм итәргә теләүчеләр 26-01-01 телефоны буенча шалтырата ала.

Фото: t.me/nagumanovtd

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса