Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт Җәмигъ мәчете һәлак булган хәрбиләрнең туганнарын җыйды

Чарада 12 гаилә катнашкан.

Әлмәтнең үзәк мәчетендә махсус хәрби операция вакытында якыннарын югалткан гаиләләр белән очрашу булды. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте. Чарага 12 гаилә – һәлак булган солдатларның тол хатыннары, ата-аналары һәм балалары җыелган. Әлмәт мөхтәсибәте аларга шәһәр клиникаларының берсендә бушлай тикшерү һәм дәвалану өчен бүләкләр, сертификатлар тапшырды.

Күркәм гадәт буенча, очрашу Коръән аятьләре уку белән башланды.

Кунакларны Татарстан мөфтие урынбасары Мансур Җәләлетдинов сәламләде. Ул ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә махсус хәрби операция солдатларына һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә зур игътибар бирелүен әйтте. ТР мөселманнары Диния нәзарәте делегацияләре сугыш хәрәкәтләре зонасына даими рәвештә  сугышчыларга ярдәм итәләр. Әлмәт мөхтәсибәте мондый очрашулар үткәрүне дәвам итәргә планлаштыра.

 

Фото: Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса