Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә 55 ел бергә гомер иткән Гатауллиннар гаиләсен хөрмәтләделәр

Алар илле биш ел тату яшиләр.

2024 елның 9 октябрендә Расих һәм Рәзинә Гатауллиннар зөбәрҗәт туйларын билгеләп үттеләр.  Алар илле биш ел тату яшиләр. Бу үзенчәлекле көнне, 55 ел элек кебек үк, бәхетле пар якыннарыннан һәм дусларыннан чын күңелдән котлаулар кабул итте.

Расих  белән Рәзинәнең мәхәббәт тарихы 1967 елда Миңлебай авылында башлана.  Кунакка килгән Рәзинә Расихның сеңлесе белән дуслаша. Ул Казахстанда тимер юлда эшләгән, ә Расих Куйбышевта янгын сүндерүче булырга укыган. Тиздән алар хатлар языша башлыйлар.

Рәзинә авылга катйкач, алар өйләнешәләр.  Расих  һәм Рәзинә  үзләренең хезмәт гомерләренең күп өлешен төрле оешмаларда үткәрәләр. Пенсиягә чыккач, Расих Зәкиҗан улы авыл мәчетендә имам, ә Рәзинә ханым мәчет  төркемен җитәкли һәм маскит челтәрләр үрүдә катнаша. Парның бәхетле гаиләсендә  өч бала үскән, ә хәзер инде тугыз оныклары һәм алты оныкчыклары бар.

Ирле-хатынлы Гатауллиннарга шәһәр ЗАГСыннан котлау хаты тапшырылды. 

Фото: Әлмәт ЗАГСы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса