Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Фәрештәләр диеп кабул итәләр

Махсус хәрби операция зонасында илебез иминлеге өчен булган көрәшләрдә катнашучы хәрбиләрне кирәк-яраклар белән тәэмин итү эше дәвам итә

Әлмәт җирлегендә волонтерлар штаблары эшли, әлмәтлеләр көн дә кием-салым, урын-җир әйберләре,  азык-төлек, медикаментлар алып киләләр.

Волонтерлар аларның барысын да тартмаларга тутырып әзерләп, җыйнап куя торалар. Билгеле бер күләмдә туплангач, әлеге кирәк-яраклар машиналарга төялә һәм чираттагы гумконвой юлга кузгала. Аның чираттагысы шушы көннәрдә генә 430 нчы һәм 56 нчы полклар солдатларына исән-имин илтеп тапшырылды. Әлеге сәфәрдә район башлыгы Тимур Нагуманов һәм депутат Вячеслав Колотовкиннар да катнашты. Әлмәтлеләр МХО зонасына 12 тонналап авырлыктагы  гуманитар йөк алып килделәр, хәрбиләр белән очрашып, хәл-әхвәлләрен белештеләр, аларның көнкүреш-тормышлары белән кызыксындылар. Сугышчылар район җитәкчелегенә һәм ярдәм күрсәткән барлык әлмәтлеләргә рәхмәтләрен җиткерделәр.

– Кыр шартларында һәм яуда сез алып килгән квадрокоптерлар, медикаментлар, бензинлы генераторлар, радиоэлектрон җиһазлар, маскировка челтәрләре, җылы кием-салым – иң кирәк һәм иң соралган әйберләр. Безне кайгыртуыгыз өчен рәхмәт барыгызга да. Афәтләрдән саклап торучы фәрештәләр диеп кабул итәбез сезне, – ди хәрбиләр. Район башлыгы егетләрнең барысына да рухи ныклык теләде.

– Гозер-үтенечләрегезне һәрдаим белеп, алып торабыз, борчылмагыз, кайгыртуыбызны дәвам итәчәкбез, алдагы очрашуларда да шулай исән-имин күрешергә язсын, – дигән теләген җиткерде ул.

Лачындай, курку белмәс ир-егетләребез ил сагында нык тора. Аларның батырлыклары турында ишетеп, белешеп торабыз. Әле менә күптән түгел Әлмәт хәрби комиссариаты аркылы тагын дистәләгән кешенең контракт төзеп, МХО зонасына китүе турында хәбәр алдык. Әлмәттә документларын рәсмиләштерүчеләр арасында башка төбәк кешеләре дә бар. Алар биредә рәсмиләштерү эшләренең  тиз башкарылуын, яшәү-куну, юл бәясе түләүсез булуын да билгеләп уздылар. Моннан тыш район башлыгы инициативасы белән хәрби хезмәткә китүченең һәрберсенә военторгта кирәк-ярак сатып алу өчен 20 мең сумлык сертификат та тапшырылганлыгы мәгълүм булды. Шулай, авыр чакта ярдәм тою һәркемдә ышаныч уята. Үзебезнекеләрне ташламыйлар икән, димәк, җиңү, һичшиксез, безнең якта булачак.

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса