Рух ныклыгы сокландыра
Әфган сугышында катнашкан якташларыбызга шул елларга кагылышлы хатирәләрен яңарту җиңел түгел
Яу кырыннан исән-имин кайткан каһарманнарыбызның һәрберсенең үз юлы, үз язмышы бар.
Кайнар нокталарда төрле елларда хезмәт иткән әлмәтлеләр белән очрашуларыбызны дәвам итәбез. Чираттагы героебыз – Әфган сугышы ветераны Илгиз Минәхмәт улы Мөслимов. Башкортстанның Авыргазы районы Корманай авылында туып-үскән. Мәктәпне тәмамлагач, Стәрлетамакның технология техникумына укырга керә һәм 3 нче курстан армия сафларына алына.
– Башта Уфада һава десанты гаскәрләрендә хезмәт итәргә әзерләделәр. Монда парашюттан сикерергә өйрәндек. Аннан инде Фирганәдә ярты еллап учебный полкта булдым. Фирганәдән инде Әфганстанга җибәрделәр. Китәр алдыннан һәрберебездән ризалыгыбызны сорадылар – бармыйбыз дип әйтүче булмады. Шул рәвешле мин данлыклы 350 нче һава десанты полкына килеп эләктем. Ел ярымым шушында узды – хезмәтемне рядовой булып башлаган идем, алга таба отделение командиры, соңыннан взвод командиры ярдәмчесе булып дәвам иттем.
Әфган җиренә аяк басканда унсигез яшьлекләр идек. Чит-ят җиргә килеп аяк баскач алган беренче тәэсирләр бик авыр булганы әле дә хәтердә. Әфганстанның көньягында урнашкан Гильменд провинциясенә караган Гиришк дигән кечкенә генә калада хезмәт иттек, бу шәһәр Нахри Сарадж районында урнашкан комлы, ташлы урын. 1984 елның октябреннән алып 1985 елның мартына кадәр монда булдык. Төп бурчыбыз – Союздан Кандагарга килгән колонналарны саклап бару, засадалардагы дошманнарны ачыклау һәм чистарту иде. Торуыбыз палаткаларда, ашау-эчү ягы һәрвакыт яхшы булды. Засадаларга чыгып китеп, айлар буе йөргәндә дә сухпаеклардан өзелмәдек, безне ашатырга җаен гел табып тордылар. Җирле халык белән аралаша идек, безнең янга күбрәк алар хуҗалык өчен ярдәм, кирәк-ярак сорап киләләр иде. Таҗик егетләребез, телләре бер төрлерәк булгач, әфганлыларның ни әйткәннәрен, нәрсә сораганнарын тәрҗемә итеп бирәләр. Әфган халкы бик дини бит инде, намаз вакыты җиттеме – атышның кызган чагымы-юкмы, коралларын куялар да, намаз укырга утыралар иде. Җирле милиция вәкилләре – сарандойлар һәм безнең КГБшниклар кебек булган хатовчылар (хатовцы) белән берлектә узган операцияләр вакытында гел шулай була торган иде.
1985 елны безнең батальонны Кандагар аша Суробига ташладылар. Кабул һәм Панджшер елгалары киселешендә урнашкан урын бу. Монда күченгәндә без зур фаҗигагә дучар булдык – взвод машинасы шартлап, алты егетебез берочтан һәлак булды. Алар арасында взвод командиры, штаб начальнигы, бергә призыв узган Витебск егете дә бар иде. Казан егете Рөстәм Зарипов кына исән калды, аның белән бүген дә гел аралашып торабыз. Взвод командирына бары 28 яшь кенә иде, аның тормыш иптәше белән хатлар язышып торабыз. Башкортстан егетләре, Лениногорск, Казан, Әлмәт малайлары белән бергә хезмәт иттек, күбесе белән әле дә аралашабыз. Интернет аша социаль челтәрләрдә эзләнә торгач, хезмәттәшләремне барладым, һәлак булганнарның каберләрен таптым, аларның туганнары белән элемтә булдырдым. Монысы инде бүгенге тормыш, ә шул Суробида булган чорда без май-июнь айларында зур гаскәри Кунар операциясендә катнаштык. Андагы мәхшәрне сөйләп бетерә торган түгел, һәлак булучылар күп булды. Шул операция өчен мине «Сугышчан казанышлары өчен» медале белән бүләкләделәр. Мондый бәрелешләр, хәрби операцияләр, шул ук Панджшер тарлавыгындагысын да кертеп, байтак булды. Әйе, төрле хәлләр булды инде, аянычлылары да, могҗизалылары да дигән кебек.
1986 елның 19 мартында, инде минем увольнение приказына алты көн калды дигәндә, БТРда барганда минага эләгеп шартладык, мин контузия алдым, бер егетебез җитди яраланды. Кабулда булганда язмыш мине бергә укып, уйнап үскән иптәшем – классташым белән очраштырды. Монысы инде әйтеп бетергесез куанычлы вакыйга булды. Хезмәттәшләрем арасында Украинадан, Белоруссиядән дә егетләр байтак иде, алар белән бергә иңгә-иң куеп, дус-тату булып, ярдәмләшеп яшәдек.
«Афганский синдром» дигән әйберне тойдым дип әйтә алмыйм. Туган җиргә әйләнеп кайткач, техникумны бетердем, 1987 елны инде распределение буенча Әлмәткә килдем. Гаилә кордым, тормыш иптәшем белән бергә яши башлавыбызга 37 ел була, балаларым, оныкларым бар. Көнкүреш хезмәте комбинатында озак еллар хезмәт куйдым. Күпләр хәтерлидер әле, Полевая урамында иде ул, хәзер бу предприятие юк инде. «Вианор» шин үзәгендә башкарма директор булып эшләдем. Бүген инде үземне эшмәкәрлеккә багышладым, үз эшемне алып барам. Моннан тыш фотосурәткә төшерү белән мавыгам, фотоларны фотошопта эшкәртәм, аннан соң машиналар, техника яратам, – дип тәмамлады сүзен Илгиз Мөслимов. Героебыз Геннадий Денисов белән берлектә Әлмәттә «Хәрби туганлык»ны оештыру нигезендә торган шәхес тә икән әле. Бүген бу оешма, үзләренең командирларына биргән антка тугры калып, районда һәм шәһәрдә зур эш алып бара.
– Җаным-тәнем белән патриот булдым һәм шулай булып калам да. Балаларымны, хәзер инде оныкларымны да шушындый ук рухта тәрбиялим, – ди Илгиз Минәхмәт улы. Афәрин. Әфган сугышы ветеранына алдагы тормышында корычтай сәламәтлек, гаилә бәхете, тыныч аяз көннәр теләп калабыз.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа