Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тормыш, исәнме!

Көзге соры көнгǝ ямь өстǝп, кызыл ахак булып милǝшлǝр янган мǝлдǝ, Әлмǝтебез илаһи шигърият халǝтенǝ чума.

Башка төбǝклǝрдǝ шигырь бǝйрǝме язын гына булса, бездǝ исǝ «көзлǝрдǝ дǝ язлар кабатлана». Әлмǝт төбǝгенǝ, шигърият серлǝрен ачарга дип, Саҗидǝ Сөлǝйманова рухы иңǝ. Быел аны 4 октябрьдә билгеләп үттеләр. Шагыйрәнең истәлегенә чәчәкләр салганнан соң, чара Г. Тукай исемендәге балалар китапханәсендә «Әдәби таган» бәхәс клубында дәвам итте. Таган, чөнки аны бер яктан матурлык, икенче яктан фаҗига этǝ. Бер яклап дөреслек, икенче яктан ялган төртеп җибǝрǝ.

Элек-электǝн язучыны, шагыйрьне, шигъри сүзне халык үзенеке итеп кабул иткǝн, хөрмǝт күрсǝткǝн. Язучы сүзе дөреслек һәм гаделлек, зирәклек һәм игелек чыганагы, халык сүзе булды. Бүген замана башка. Без укып үскән бөек классикларның күп кенә әсәрләре мәктәп программасыннан төшереп калдырылды, кыйммǝтлǝр алышынды, кыйбла үзгǝрде.

Яратучылар, язучылар «Әдәбиятчылар, сез кем белән?», «Поэзия дөрес сөйләүдән курыкмый, чөнки...», «Поэзия дөрес сөйләми, чөнки...» дигән сөйләшүдә катнаштылар. Һәркемнең үз фикере, әйтер сүзе бар иде. Миңа калса, ǝдǝбият ул тарихның бер өлеше, алай гына да түгел, кечкенǝ макеты.

 

 

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса