Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Якташыбыз хакында күңелле хәбәр

Узган атна башында Донецк Халык Республикасыннан Михайловка юнәлешендә сугышчыларыбызның чираттагы батырлыгы турында хәбәр килеп иреште.

Лейтенант Ирек Сафинның подразделениесе дошман һөҗүменә дучар булып, аннан югалтуларсыз котыла алган.

 

Оборона министрлыгы докладында хәбәр ителгәнчә, РФ Хәрби көчләре позицияләренә һөҗүм ясалганда офицер күзәтү постында була. Командирның оста җитәкчелек итүе нәтиҗәсендә подразделение һөҗүмне югалтуларсыз кире кайтара. Тормышын куркыныч астына куеп, лейтенант шәхси составка грамоталы һәм төгәл приказлар бирә. Аның зирәк гамәлләре нәтиҗәсендә төркем оборонаның яңа үрләрен яулау буенча алларына куелган бурычны үтәүне дәвам итә.

Сугышчыларыбыз секунд саен үз гомерләрен куркыныч астына куялар. Бүген хәрбиләр Россиянең яңа төбәкләрендәге тыныч халыкны нацистлардан саклап һәм илебезнең якты киләчәге өчен көрәшеп, катлаулы бурычларны батырларча башкаралар, дип әлеге хәбәргә кагылышлы аңлатма бирде район башлыгы Тимур Нагуманов.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда көз башыннан контрактчыларга түләүләр арттырылды. Хәрбиләр алачак сумма берничә чыганактан кергән керемнәрдән җыела: төбәктән – 1,3 миллион сум, РФ Оборона министрлыгыннан – 400 мең сум, республика муниципалитетларыннан 300 мең сумга кадәр. Нәтиҗәдә ике миллион сумга якын сумма килеп чыга. Хәрби хәрәкәтләр зонасында хәрби хезмәткәрләр аена 210 мең сумнан башлап акчалата тәэмин ителә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса