Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россия тикшерү комитеты башлыгы Әлмәт спорт комплексында зыян күргән кыз турындагы эш буенча тикшерүне контрольгә алды

Ике яшьлек баланың бармагы сынган.

Россия тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин Әлмәт спорт комплексында баланың имгәнүе факты буенча җинаять эшен тикшерүне үз контроленә алды. Исегезгә төшерәбез, ике яшьлек кызга тимер өстәл ауган. Барысы да әти-әнисе документларны тутырганда була. Спорт комплексы хезмәткәрләре беренче медицина ярдәме күрсәтәләр.

Хастаханәдә баланың бармагы сынуын ачыклыйлар. Әлеге факт буенча РФ тикшерү комитеты куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.

«Ведомство башлыгы Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе В.А. Липскийга җинаять эшен тикшерү барышы турында хәбәр итәргә кушты», – дип хәбәр ителә ведомствоның мәгълүмат үзәге басмасында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса