Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

2025 елда ишегаллары төзекләндереләчәк әлмәтлеләр белән очрашулар башланды

Һәркем үз ишегалдын төзекләндерү буенча үз тәкъдимнәрен һәм теләкләрен кертә алсын өчен ел саен ким дигәндә өч очрашу үткәрелә.

Әлмәттә 2025 елда ТР Рәисенең «Безнең ишегалды» республика программасы буенча төзекләндереләчәк ишегалларында яшәүчеләр белән очрашулар башланды. Бу хакта  Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Һәркем үз ишегалдын төзекләндерү буенча үз тәкъдимнәрен һәм теләкләрен кертә алсын өчен ел саен ким дигәндә өч очрашу үткәрелә. Беренче очрашуда төзекләндерүнең беренчел схемасы күрсәтелә, аны киләчәктә белгечләр, яшәүчеләр фикерен исәпкә алып, эшлиләр. Барлык очрашулар тәмамланганнан соң проектлаучылар төзекләндерүнең йомгаклау схемаларын әзерли башлаячак, алар апрельдә төзелеш эшләре башланырга өч көн кала тәкъдир ителәчәк.

Җыелышта кураторлар программа турында сөйли, ә халык үз идеяләре һәм теләкләре белән уртаклаша ала.

«Безнең ишегалды» программасы республикада 2020 елда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән барлыкка килде. Юлларны, яктырту урыннарын, балалар, спорт мәйданчыкларын ремонтлау республика бюджеты хисабына башкарыла. Әлмәт районында программа дәвамында 300 ишегалды төзекләндерелгән инде,шуларның 36сы – быел. Бу районда программаның үзенчәлеге булып ак клевер утырту тора.

Фото: Әлмт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса