Матур яшәү сере – хезмәт һәм сабырлык
Авыл җире үзенең матур табигате, уңган кешеләре белән йөрәккә якын.
Ярты гасыр гомерләрен авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куюга багышлаган өлкәннәребезнең тормыш-көнкүреше белән якыннан танышасы килү теләге белән чәршәмбе көнне Ирекле һәм Юкәле авылларында булып кайттык.
Сәфәребез газетабызның якын дусты – Наратлыдагы фермерлык хуҗалыгын булдырган шәхси эшмәкәр Марсель Зөфәр улы Абдуллинның ярдәмчесе Илсур Абдуллин белән берлектә узды. Юл дәвамында аның белән әңгәмә корып, хәл-әхвәлләр сорашып, хуҗалыкның бүгенге эшчәнлеге белән дә кызыксынып алдык.
– Ходайга шөкер, эшләр бара, тырышабыз, матур гына эшлибез. Әле менә Өлкәннәр көне уңаеннан Марсель Зөфәровичның инициативасы белән фермада озак еллар эшләгән илледән артык авыл хезмәтчәнен хөрмәтләп, бүләкләр тапшырып кайттык. «Әйткән ният үтәлергә тиеш», дип, җитәкчебез өлкәннәрнең һәрберсенең йортында шәхсән үзе булды, алар белән күрешеп, күзгә-күз сөйләшеп тә алды, тормыш-көнкүрешләре белән кызыксынды. Заманында гөрләп торган «Дружба» колхозы фермасында сыер савып, терлек карап, дәүләт планын югары күрсәткечләр белән үтәгән шәхесләрнең арабызда булулары үзенә күрә зур бәхет дип саный ул. Аларның киңәшләре, тәҗрибәләре әйтеп бетергесез кыйммәткә ия бит. Мин үзем авыл хуҗалыгы тармагында эшләгәч, шулай ук бик яхшы аңлыйм моны. Аларның күбесе әле бүген дә хуҗалыгыбызның фидакарь ярдәмчеләре, – диде Илсур Мансур улы.
Чыннан да, шулай икән бит. Юкәле авылында гомер кичерүче Сания апа Хәсәншинаны гына алыйк. Гомере буе фермада сыер савып, төрле дәрәҗәдәге дәүләт бүләкләренә ия булган Сания Хәсән кызы әле бүген дә фермадагы кош-кортны суярга булыша, үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклаша, мал, кош-корт асрауга кагылышлы киңәшләрен жәлләми. Заманында районның алдынгы сыер савучысы, бер сыердан 5988 килограммга кадәр сөт савып, «Югары савым остасы» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән һәм депутат булып сайланып торган шәхес тә икән әле ул.
– Аллага шөкер, эшләдек инде заманында. Инде җитмеш сигез яшемне тутырып килүемә дә карамастан, бүген дә шулай файдалы була алуыма куанам гына. Бу минем туган җирем бит – Наратлыда туып-үстем, сигез сыйныфны бетердем, аннан соң шушы үзебезнең колхозга эшкә кердем. 1962 елдан башлап колхоз таркалганчыга кадәр, төгәлрәге 2002 елга кадәр фермада хезмәт куйдым. Баштарак авыр булды инде. Үзегез аңлыйсыздыр, ул елларда бар нәрсә дә кул хезмәте белән башкарыла иде. Аннары ул бит әле сыер саву гына түгел, чөгендерен дә алып кайтасың, аны турап, малларны ашатасың, әле акбур болгатып фермасын да агартасың – эшнең иге-чиге юк иде инде, санап китсәң. Бер кешегә 20-25 сыер, аларны кул белән савасың, тик зарланмадык инде, чөнки әзрәк булса да өйгә сөт тә алып кайтасың бит әле. Иртәнге дүртенче яртыларда фермага эшкә чыгып китәбез, алыштыручы булганда ял да итеп алабыз. Соңгы елларда аппарат белән сава башлагач ике бригада сыер савучы – егермеләп кеше булдык. Ул вакытта савым сыеры гына да җиде йөзләп баш иде. Яңа фермага 1978 елны күчтек. Кияүгә чыгып, өч бала тәрбияләп үстердем. Авыр кайгыларны да баштан үткәрергә туры килде – ике балам, ирем үлеп киттеләр, бүген төпчек улым гына калды. Ул Әлмәттә эшли, ял көннәрендә кайтып, булышкалап тора. Ә болай дөньяны үзем алып барам. Эре терлекне бетердек бетерүен, тавыклар бар, барыбер җәйгелеккә казын-үрдәген алам әле. Терлек караган, сыер сауган елларны болай гел сагынып искә алам. Ул чорның иң шәп, иң рәхәт чаклар булганын бүген бик яхшы аңладык инде. Төзүе авыр, җимерүе генә җиңел дигәндәй, гөрләп торган хуҗалыкның таркалуын карап тору да бик авыр булды. Колхоз бетте, хөрмәте дә бетте дигәндәй, соңыннан безне искә алучы да булмады. Инде күптән алырга тиешле «Хезмәт ветераны» медален дә ала алмадым. «Документларны тапшырдык – килергә тиеш» дигәннәр иде, шулай калды инде. Килде дә дигәннәр иде, каядыр югалган булып чыкты. Ходайның рәхмәте белән, менә Марсель Зөфәр улы Абдуллин авылыбызга кабат җан өрде. Бүген фермаларның шулай мал-туар, кош-корт белән тулып торуына куанабыз, зур рәхмәт аңа. Игътибар зур, бүләкләрен дә биреп торалар. Олыгайгач, мондый хөрмәт күрү бик рәхәт икән, – дип истәлекләре, уй-фикерләре белән уртаклашты Сания Хәсән кызы.
Сания апа әйткәннәргә каршы «Сез бу хөрмәткә күптән лаек бит» дип әйтәсе килде. Ирекле авылында гомер кичерүче бик матур пар - Тәслия апа һәм Равис абый Гыйниятуллиннар да, һичшиксез, лаек шундый хөрмәтләүләргә. Алар икесе дә Сарман районында туып-үскәннәр, Тәслия апа Таза Чишмә авылыннан, ә Равис абый Буралы Чишмәдән.
– Мин Күтәмәле авылы мәктәбендә укыдым, сигезенче сыйныфны тәмамлаганнан соң эшкә урнаштым, Чистайда төзелештә дә булып кайттым. Югары белем алырга да теләк бар иде, мөмкинлек булмады. Равис белән гаилә кордык, ике бала тәрбияләп үстердек. Бик мактагач, 1979 елны шушы Иске Михайловка авыл җирлегенә күченеп килдек, икебез дә «Дружба» колхозына эшкә урнаштык. Колхоздан алган акчага йорт алдык. Ул начар гына бер өй иде, ә соңыннан инде менә яңасын сатып алып, күченеп яши башладык. Әле дә истә, хуҗалыкның гөрләп торган чаклары. Ул вакытта колхоз рәисе булып Фәләхов эшли иде. Ул яхшы кеше, нәрсә дә булса сорап кергәч борып чыгарып җибәргәне булмады. Шундый чор – ул вакытта елына икешәр председатель алышына иде бит. Таң атканнан алып кичкә кадәр 30-32 шәр баш сыер саварга туры килә иде. Әле пенсиягә чыккач та эшләп йөрдем. Равис тракторда эшләде, җәен басуда, кышын фермада дигәндәй. Ул бик тырыш иде, авылда бик яхшы беләләр. Әле менә шушы көннәрдә Марсель Зөфәр улы Абдуллин белән Илсур Мансур улы Өлкәннәр көне белән килеп котлап киткәннәр иде, шулкадәрле күңел булды инде, рәхмәт бик зур. Равис абыең сиксәннән өстә, миңа җитмеш сигез. Олы кешегә күп кирәкми, булганы җитә, исән-сау гына була күрсеннәр. Аллага шөкер, Равис абыең белән пар канат булып, матур гына гомер кичерәбез. Эре мал асрарга көч юк, тавыгын асрыйбыз. Яшь чагында челтәр дә бәйләдем, чигүен дә чиктем – бәйләр, чигәр идем, хәзер юк инде, куллар элеккеге кебек түгел. Әле менә МХОга киткән егетләребезгә кулдан килгән кадәр ярдәм күрсәтергә тырышабыз тырышуын, берүк исән-сау гына була күрсеннәр, балакайларым, – дип тәмамлады сүзен Тәслия апа.
Шулай җанлы гына сөйләшеп утырганда йорт хуҗасы Равис абый үзе дә кайтып керде. Керә-керешкә матур гына елмаеп, сәламләп алды да әңгәмәбезгә кушылды.
– 1957 елны мәктәпне бетергәннән бирле колхозда инде мин. 1961 елны армиягә киттем, аннан кайткач өйләндем. Әле Сарман районында механизаторлыкка да укып кайттым. Бар гомерем авыл хуҗалыгында узды. Ирекле авылына килеп төпләнүебезгә дә бер генә үкенгәнем булмады – кешеләре яхшы, авылы матур. Үзем дә сынатмадым, мактаудан төшмәдем, – диде ул. Хуҗа кешенең оста итеп гармунда уйнаганы турында Илсур Мансур улы алдан ук әйткән иде. Алай ялындырып тормады Равис абый, егетләрчә җиңел генә гармунын кулына алып, моңлы озын һәм бию көйләре сузып та җибәрде. Менә шундый үрнәк гаиләләрдә булып, күңелләребезне сафландырып кайттык.
Авыл кешеләренең зур тырышлык һәм көч таләп итүче хезмәтләренә чын ихластан бирелгән булулары, сабырлыклары күңелләрдә тирән ихтирам хисе уята. Бар гомерен авыл хуҗалыгын үстерүгә багышлаган кадерле ветераннарыбызга рәхмәтнең иң зурысы. Әлеге тармакта эшләп лаеклы ялга чыккан өлкәннәребезне без тырышлык, сабырлык үрнәге дип юкка гына атамыйбыз шул. Һәрбарчаларына да ныклы сәламәтлек, гаиләләренә бәхет һәм иминлек, йортларына бәрәкәт теләп калабыз. Тормышыгыз шатлык-сөенечләр белән тулып торсын, табыннарыгыз һәрчак шулай мул, йөзләрегез гел шулай ачык булсын.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа