Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә «Автобабай-2024» машина йөртү осталыгы шәһәр конкурсы узды

Конкурс 3 этапта узды.

Әлмәттә өлкәннәр көненә багышлап,  «АВТОБАБАЙ-2024» машина йөртү осталыгы шәһәр конкурсы узды. Конкурсны  Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге дәүләт автоинспекциясе, Әлмәт шәһәрендәге юл хәрәкәте иминлеге территориаль идарәсе һәм «ДОСААФ» һөнәри белем бирү учреждениесе оештырды.

«Автобабай-2024»  өлкән яшьтәге кешеләрне  юл хәрәкәте кагыйдәләрен пропагандалауга һәм юл – транспорт һәлакәтләрен профилактикалауга җәлеп итү максатыннан үткәрелә.

Конкурс 3 этапта узды. Катнашучылар дәүләт техник тикшерүен уздылар,  юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча имтихан тапшырдылар, классик тиз йөрешле маневрлар ясадылар. 

Барлык 10 катнашучы да биремнәрне үтәделәр. Гомуми зачет йомгаклары буенча беренче урынны Куликов Александр, икенче урынны Фролов Юрий, өченче урынны Харисов Ришат алды.

Барлык катнашучыларга юл хәрәкәте иминлегенең Әлмәт шәһәрендәге территориаль идарәсеннән грамоталар һәм призлар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса