Еллар үтсә дә, китми йөрәктән
Әлмәт җирлегендә гомер кичерүче ир-егетләр арасында сугышчан операцияләрдә, кайнар нокталарда хәрби хезмәт юлы узучы каһарманнар байтак.
Әфганстан, Төньяк Кавказ, Чечня, Сирия – болар еш телгә алынган кайнар нокталар. Чираттагы героебыз – Чечня сугышы ветераны Голев Александр Николаевич. Төмән өлкәсе Нефтеюганск каласында дөньяга килгән әлеге ир-егет белән сөйләшеп утырганда аңарда чын мәгънәсендә үҗәтлек, патриотик рух кебек сыйфатларның нык булуы сизелде.
– Миңа өч яшь тулгач гаиләбез Әлмәткә күченеп кайткан. Шуннан бирле биредә гомер кичерәбез. Башта 9 нчы, аннан соң 20 нче мәктәптә укыдым. Мәктәпне тәмамлагач, Акташтагы училищега кереп, машина йөртүче, машинист, тракторчы, автослесарь һөнәрләрен үзләштердем. 1994 елның декабрендә мине армиягә алдылар. Махачкалада Эчке гаскәрләрнең 102 нче бригадасында хезмәт иттем. Биредә хезмәт итү дәверендә Чечня республикасында миңа берничә тапкыр командировкада булырга туры килде. Беренчесе 1995 елның апрелендә булды. Без анда Чечня белән Дагестан арасындагы административ чикне бандформированиеләрдән сакладык, блокпостларда каравыл тордык. Кирәк булганда Хасав-Юрттагы тимер юл вокзалына барып, корал бушатуда да ярдәм итә идек. Безгә, 19 яшьлек егетләргә, әлбәттә, башта бар нәрсә дә кызык булып тоелды. Әлмәт егетләре бар иде. Якташлар да янда булгач, ничектер бар да яхшы булыр кебек тоелды. Дүртебез дә бер ротада, бер взводта идек. Әле егетләрнең берсе белән мәктәптә параллель сыйныфта укыган идек. Иң авыры беренче бәрелеш булгандыр, мөгаен. Шул беренче чирканчык алганда кая килеп эләккәнебезне аңладык инде. Яшәвебез – окопларга янәшә корылган палаткаларда. Палатка эчендә ике яруслы караватлар куелган, шунда йоклыйбыз, буржуй миче бар, җылысы гына әллә кем түгел. Кыр шартларында авыррак туры килде – көзге яңгырлар вакытында су, пычрак, аяк киемнәре кибәргә өлгерми. Окопларда тездән су тора. Ә менә ашау ягыннан бернинди кыенлык кичермәдек – иттән, кайнар чәйдән өзелмәдек, ашларны шунда ук үзебез пешерәбез, азык-төлекне даими китереп торалар, зарланырлык түгел. Әле җирле халык белән дә дустанә мөгамәләдә булдык. Алар безгә төрле тәм-том, кием-салым алып киләләр иде. Чечня халкы авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә, мал тота. Әле дә хәтердә, Зандак дигән авыл бар иде, шунда тракторлар белән җир сөргәнне күзәтә идек.
Хезмәт иткәндә төрле хәлләр булды – күңеллесе дә, аянычлысы да. Бер вакыйга минем хәтеремә нык уелып калды. Ничек шулай булгандыр, разведчиклар безне боевиклар белән бутаганнар булып чыкты. Ярый әле рация аша безгә шушындый аңлашылмаучанлык килеп чыкканлыгы турында алдан хәбәр итеп өлгерделәр, шулай булмаса, безне һавадан атакага тотып, юк итәсе булганнар. Хәбәр алу белән тиз арада дислокация урынын үзгәртергә, коеп яуган яңгыр астында таудан шуа-шуа, пычракка батып төшеп, палаткаларны икенче урынга күчерергә туры килде. Август башында инде кире Махачкалага кайттык. Анда кайткач та хокук тәртибен саклауда катнаштык. Биредә дә төрле хәлләр булып кына торды – автосервисларда урланган машиналарны ачыклау, төрле чаралар вакытында тәртипсезлекләрне кисәтү һәм башкалар.
Чечняга икенче командировка 1995 елның сентябреннән алып ноябрьгә кадәр булды. Шул көзге чорда туктаусыз суда, сазда булуыннан аякларым чери башлады, дәваланырга туры килде. Яралар төзәлеп бетмәү сәбәпле 1996 елның гыйнварындагы чираттагы өченче командировкага мине алмадылар – частьта калырга туры килде. Монда да гел киеренке, тынгысыз халәттә хезмәт итәргә туры килде. Мин увольнениегә дә бармадым. Озакламый Чечняга дүртенче тапкыр барыр чират килеп җитте. Шулай итеп 1996 елның 29 апрелендә чираттагы командировкага юл алдым. Чечняда без 2 августка кадәр булдык. 15 ноябрьдә инде демобилизацияләнеп, 20 ләрендә Әлмәткә кайтып җиттем. Тыныч тормышка ияләшүе алай авыр булды дип әйтә алмыйм. Шулай да хезмәт иткәндә снайперлардан качып, тәмәке кабызганда учым белән каплап тартуымнан озак бизәргә туры килде әле (көлә).
Кайтканнан соң ике ай да узмады, нефть предприятиесенә эшкә урнаштым, 2001 елда өйләндем, дүрт балабыз бар, иң кечесенә әле өч яшь кенә. Шуны да әйтәсем килә, без, Әлмәт егетләре – Чечнядан барыбыз да исән-сау әйләнеп кайттык. Соңыннан гына бергә кайткан егетебезнең 1999 елда фаҗигале үлүен белдек. Аны, хезмәттәшләребезне, аларның гаиләләрен тыныч тормышта да онытмадык һәм алга таба да онытмаячакбыз дип ышаныч белән әйтә алам. Ел да һәлак булганнарының каберләрен зыярәт кылып, әти-әниләренең хәлләрен белешеп, үзара ярдәм итешеп торабыз. Мондый оешканлыкны, әлбәттә, безгә «Хәрби туганлык» бирде. Геннадий Иванович Денисов башлап җибәргән изге бурычыбызны үтәү үзе бер горурлык. Яшерен-батырын түгел, командирыбыз хәер-фатихасы белән булдырылган оешма күп кенә егетләребезне кыек юллардан, төшенкелектән дә йолып алып калды бит әле, шунысы да аеруча зур әһәмияткә ия.
Бүген инде без МХО зонасындагы хәрбиләргә, аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтүдә, бу уңайдан төрле чаралар уздыруда һәм, әлбәттә, яшь буынга хәрби-патриотик тәрбия бирүдә үзебездән зур өлеш кертәбез. Бар теләгебез – рәтләребез саекмасын, алга таба да шулай бердәм булып, чын туганнар булып яшәргә, эшләргә язсын иде, – дигән теләкләрен әйтеп узды Александр Николаевич.
Без дә аның әйткәннәренә кушылабыз һәм илебез иминлеге сагында торучы каһарманнарыбызга исәнлек-саулык, рухи ныклык теләп калабыз. Илебез сездәйләргә таяна, сез булганда күңелебез тыныч.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа