Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтнең ДСК микрорайонында 20дән артык яктырткыч урнаштырылган

Яңа челтәрләрнең озынлыгы 730 м

Әлмәт шәһәренең Петр Хузангай урамындагы ДСК микрорайонында  21 яктырткыч куйдылар. Яңа челтәрләрнең гомуми озынлыгы 730 метр тәшкил итә. Эшләр урамнарны яктырту челтәрләрен төзү проекты буенча башкарылган, дип хәбәр итә Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте.

«Светсервис» инициативасы белән янәшәдәге тыкрыкка тагын алты лампа урнаштырганнар. Эшләр район башлыгы Тимур Нагуманов ярдәме белән башкарылды, моңа 598 мең сум юнәлтелде.

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса