Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттәге хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләре экскурсиягә бардылар

Хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә ярдәм дәвам итә.

17 сентябрьдә Болгар шәһәренең музей-тыюлыгына экскурсия булды. Чарада һәлак булганнарның гаилә әгъзалары һәм махсус хәрби операция ветераннары катнашты. Сәфәр Әлмәт районы  башкарма комитеты һәм «Ватанны саклаучылар» фондының Татарстан Республикасы буенча филиалы социаль координаторлары ярдәмендә оештырылды. Гаиләләр оештыручыларга күрсәткән игътибарлары өчен зур рәхмәтләрен белдерәләр. Бу атнада Зөягә бару планлаштырылган.

Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса