Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә машина йөртүчеләрне массакүләм тикшерделәр

Машина йөртүчеләрнең күбесе куркынычсызлык каешын эләктермәгән.

Әлмәттә дәүләт автоинспекторлары машина йөртүчеләрне күпләп тикшерде. «Тоннель» вакытында хокук саклаучылар 54 беркетмә язган. Барлыгы 200 гә якын автомобиль йөртүче тикшерелгән. Рейд нәтиҗәләре буенча, хокук бозучыларның күпчелеген куркынычсызлык каешын такмаган килеш йөрергә яратучылар тәшкил иткән. Андыйлар 30.

Шулай ук беркетмәләр машиналарындагы пыялалары тонировкаланган 14 машина йөртүчегә дә тапшырылган. Штрафны балаларны махсус тотып тору җайланмасыннан башка йөртүче тугыз машина йөртүчегә дә түләргә туры киләчәк, дип хәбәр итә дәүләт автоинспекциясенең Әлмәт бүлеге.

Фото: дәүләт автоинспекциясенең Әлмәт бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса