Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Исемнәрен атап искә алыйк

Халык беркайчан да сугышны үзе сорап алмый. Бу - хакыйкать.

 

Без һаман сугышларсыз гына, аналарның, балаларның күз яшьләрен түктермичә тыныч яшәргә өйрәнә алмыйбыз.

Бөтен кешелек дөньясы күз яшьләренә чыланган Җиңү көнен бәйрәм иткән 45 нең маенда Украина дигән күршеләр җирендә тагын оныклар кан кояр, башларын салыр дип берәү дә башына китермәгәндер. 2022 елның сентябрендә кулларына сугышка барырга дигән кәгазь тоткан егетләрнең хәрби комиссариат ишек төбендә нинди хәлдә басып торганнарын үз күзләрем белән күрдем. Аларның күзләрен, йөзләрен искә төшерүгә, минем чигәләрем кыса башлый. Эчтән генә әллә ниләр уйласалар да, аларның һәркайсы «Мин кайтырмын» диеп киттеләр. Уллары, ирләре, әтиләре сугышта булган һәр гаиләнең иртән торуга беренче сүзе «Безнекеннән хәбәр юкмы?» дигән сораудан башланып китә.

Ләкин башка чара юк. Әлегә юк.

Дүшәмбе киңәшмәсендә махсус хәрби операция барышында хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган геройларның гаиләләренә Батырлык орденнары тапшыру тантанасы булды. Хәсрәттән һәм чарасызлыктан күзләренә яшь тулган ата-аналар, япь-яшь тол хатыннар, ятим балалар якыннарының исеме яңгырагач ниләр уйлаганны бары тик үзләре дә бер Аллаһ үзе генә белә. Бүләкләр туганнарына һәм якыннарына тапшырылган мизгелдә бөтен зал урыныннан торды. Шул рәвешле үзләренең хөрмәтләрен һәм рәхмәтләрен белдерделәр.

Россия Федерациясе Президенты Указы белән хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы, кыюлыгы һәм фидакарьлеге өчен Батырлык ордены белән (үлгәннән соң) бүләкләнгәннәр:

Ефрейтор Абдуллин Ришат Мирфаяз улы

Рядовой Апраксин Владимир Сергеевич

Ефрейтор Баһаветдинов Эдуард Ахъяр улы

Кече сержант Габсалямов Артур Илдар улы

Сержант Гаялиев Артур Наил улы

Кече сержант Денисов Алексей Васильевич

Рядовой Идиятуллин Раяз Мансур улы

Өлкән матрос Мальковский Вячеслав Сергеевич

Кече сержант Мөхәммәтханов Рөстәм Мөнәвир улы

Кече сержант Нуриәхмәтов Фаил Наил улы

Рядовой Папка Виталий Васильевич

Сержант Пащенко Руслан Анатольевич

Рядовой Салихҗанов Радик Әсгать улы

Рядовой Сибгатуллин Илназ Рәҗәб улы

Рядовой Стивкин Сергей Николаевич

Рядовой Шаһимәрданов Илшат Минсалих улы

Район башлыгы Тимур Нагуманов илебезнең иминлеге һәм тыныч киләчәге өчен гомерләрен биргәннәрне искә алуның мөһимлеген ассызыклады. Ул билгеләп үткәнчә, сугышчыларыбызның батырлыклары кешеләр йөрәгендә мәңгегә калачак, ә аларның гаиләләре һәрвакыт дәүләт һәм җәмгыять ярдәменә өмет итә ала.

Бүләкләүләр шәһәр Советы сессиясендә дәвам итте.

Россия Федерациясе Президенты Указы белән хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы, кыюлыгы һәм фидакарьлеге өчен «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнделәр:

рядовой Гатин Артур Марат улы,

рядовой Кадыров Артур Илгиз улы.

Рядовой Медведев Николай Сергеевич Россия Федерациясе Президенты Указы белән хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы, кыюлыгы һәм фидакарьлеге өчен Суворов медале белән бүләкләнде.

Ә сугыш дәвам итә. Якыннары салкын окопларда ятканда, гаиләләре җан тынычлыгын югалтып, төннәрен йокысыз үткәргәндә, йөрәк парәләрен салкын кабергә салганда, кемнәрнеңдер җырлап-биеп күңел ачулары, үзләренең диңгез буенда кызынып яткан сурәтләре белән социаль челтәрләрне чуарлаулары берәр кысага сыямы икән?! Һәрбер әйбернең чиге бардыр. Сугыш бит бер туктар, ул егетләр кайтырлар. Менә шул вакытта  кем нәрсә дияр…

Рәфкать Шаһиев

 

Рәфкать Шаһиев

Мин кайтырмын диеп киткән идем...

 

Бер кайтмасам, әнкәй бер кайтырмын...

(“Кичер мине, әнкәй, гафу ит”. Г. Идрисов)

 

Мин кайтырмын диеп киткән идем,

Мин үлмәмен кебек иде, әни.

Битләреңнән синең яшең сөрттем,

Озатканда, кочып, әрни-әрни.

 

Мин кайтырмын диеп киткән идем,

Мин үлмәмен кебек иде, әти.

Башта төрле уйлар иде ул чак,

Ә йөрәгем “кайтырмын дип әйт” ди.

 

Мин кайтырмын диеп киткән идем,

Мин кайтмадым... кайтардылар мине.

- Батыр егет үстергәнсез, - диеп,

Медаль биреп мактадылар сине.

 

Мин кайтырмын диеп киткән идем,

Әни, мине берүк кичерә күр.

Иртә кырау төшкән чәчләреңне

Тәсбих тарткан кебек, тара да үр.

 

Мин кайтырмын диеп киткән идем,

Әмма юк шул инде...

30.10.2023

 

 

 

Шәмсия Җиһангирова

 

Бурыч...

 

Әле төзәлеп тә өлгермәгән

Узган сугышларның ярасы...

Газиз аналарын зар елатып,

Табутларда кайта баласы.

 

Ул егетләр, төн йокысыз багып,

Сөеп үстерелгән балалар...

Ил өстенә нәләт, каргыш явар

Күз яше түккәндә аналар.

 

Нигә булмый икән сугышларсыз,

Тыныч яшәүләргә өйрәнеп.

Ничә гасыр инде җиһан буйлап

Кара кайгы йөри сөйрәлеп.

 

Ил алдында бары үлем белән

Үтәү тиешмени бурычны?!

Бу хакыйкать: халык беркайчан да

Үзе сорап алмый сугышны.

30.01.2023

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса