Әлмәт волонтерлары ике ел эчендә меңнән артык маскировка челтәре үргән
50дән артык волонтер көн саен маскировка ясый, махсус кием тегәләр, носилка ясыйлар, токмач кисәләр, махсус хәрби операция зонасындагы балалар йортларына һәм госпитальләргә ярдәм җыялар.
Татарстанның Әлмәт районында хәзерге вакытта хәрбиләргә шефлык ярдәме җыю һәм маскировка челтәрләре ясау буенча берничә штаб җәелдерелгән. «Zащита116» хәрәкәте «Мегацентр» һәм «Ассоль» кафесы территориясендә, Рус Акташы, Кичучат һәм Тихоновка авылларында урнашкан берничә пунктны берләштерә. 50дән артык волонтер көн саен маскировка ясый, махсус кием тегәләр, носилка ясыйлар, токмач кисәләр, махсус хәрби операция зонасындагы балалар йортларына һәм госпитальләргә ярдәм җыялар. «Мегацентр»да урнашкан «Мегасети» пунктында 2022 елның ноябреннән хәзерге вакытка 500 маскировка челтәре үрделәр, каскаларга 1650 нашлемник ясадылар, күп санда сөлге, урын-җир, чүпрәк, наматрасниклар тектеләр.
Әлмәтлеләр ике ел эчендә 560 пар йон оекбаш бәйләделәр, бәйрәмнәргә солдатлар өчен 550дән артык индивидуаль гигиена җыелмасы җыйдылар. Волонтерлар алгы сызыкка шәһәр гуманитар конвойларын һәм «Закамье» республика төркеме аша Луганск госпиталенә һәм кыр госпитальләренә гуманитар конвойларны җыюда даими катнашалар.
Волонтерлар кулы белән барлыгы 1,1 меңнән артык маскировка челтәре үрелгән, 400дән артык каркассыз тактик носилка һәм снайперлар, разведчиклар өчен 400 костюм ясалган. Гомумән алганда, «Zaщита116» волонтерлык хәрәкәтендә катнашучылар мең пардан артык оекбаш бәйләделәр, алгы сызыкка күп санлы окоп шәмнәре һәм мини-мичләр җибәрделәр.
2 сентябрьдән Татарстанда РФ оборона министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 млн сумга кадәр түләүләр алырга мөмкин. Түләүләр күләменең артуы республикада түләүләрнең артуы белән бәйле.
РФ Хәрби Көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында күбрәк heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә мөмкин. Шулай ук контракт буенча (1 нче разряд) хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә була: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; тел. (843) 221-44-52. 8 (800) 222-59-00 номеры буенча да мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа