Реклама
Быелгы уку елында Әлмәттә рус теле, математика, химия, биология, тарих, география, табигать белеме буенча БДИда уртача баллар республикадагы уртача күрсәткечтән югарырак.
Тулаем алганда, максималь күрсәткечкә Менеджер мәктәбе ирешкән. Шәһәр мәктәпләре арасында БДИ тапшыруда 2 нче лицей, 2, 7, 10 нчы урта мәктәпләр, 1 нче гимназиянең күрсәткечләре яхшы, 18, 21 нче, Түбән Мактамадагы 1 нче мәктәпләр бераз калышкан. Авыл мәктәпләре арасында Габдрахман, Яңа Кәшер, Нәдер мәктәпләре яхшылар исәбендә тора, Кичү, Рус Акташы, Елховой мәктәпләре буенча нәтиҗәләр түбәнрәк. Быел 6 укучы 100 балл җыюга ирешкән, төрле фәннәрдән 80 һәм аннан артыграк балл җыючылар - 307 кеше.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы