Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Язмышны минутлар хәл иткәндә

Чираттагы героебыз – Чечня сугышы ветераны Дмитрий Михайлович Фролов шундый курку белмәс, батыр йөрәкле шәхесләрнең берсе

Чечня Республикасы һәм Төньяк Кавказ төбәкләрендәге сугыш хәрәкәтләре – ил тарихында уелып калган тагын бер канлы вакыйга. Районыбызда Чечня сугышында катнашып, утны-суны кичкән каһарманнар байтак. Алар белән очрашып, сөйләшеп торабыз. Районыбызның иң матур табигатьле торак пунктларыннан берсе булган Чуваш Сиренькиносы авылында туып-үскән егет мәктәпне тәмамлаганнан соң физкультура техникумына укырга керә.

– Балачактан ук спорт белән шөгыльләнергә яраттым. Шуңа күрә дә алдагы тормышымны спорттан башка күз алдына да китерми идем, – дип искә алды ул. 1999 елны Дмитрий Фроловны армиягә алалар. Егет Ростов өлкәсендәге Казачьи Лагери бистәсендә хезмәт итә башлый.

– Биредә хезмәт итә башлаганда ук безне Чечняга җибәрәселәрен аңлаган идек инде. Бик каты әзерләделәр – хәрби өйрәнүләр уздык. Аннан соң инде Дагыстан аша Чечня җиренә аяк бастык. Мин үзем БМПда механик-водитель булып хезмәт иттем. Төп бурыч – блокпостларны, торак пунктларны  дошманнардан саклау һәм чистарту. Сугыш – уен түгел, үзегез аңлыйсыздыр, анда сине теләсә кайсы почмактан үлем көтеп тора. Башта мондый шартларга күнегү авыррак булса да, соңыннан өйрәнәсең – кая китәсең. Без аны шулай тиеш дип кабул иттек. Төрле шартларда яшәдек. Кайда гына булмадык – Моздок, Алхазурово, Ачхой-Мартан һәм башка күп кенә торак пунктларда ниләр генә күрмәдек... Самашкинск урманында булган каты бәрелешләрне мин гомеремнең азагына кадәр оныта алмамдыр, мөгаен. Шушы урман буйлап БМПларда колонналарга тезелеп хәрәкәт иткәндә янәшәдәге машинага гранатометтан аттылар. Техника өстендә утырган пехота егетләре нык зыян күрде, яраланучылар бик күп булды. Шуңа да карамастан, егетләрне исән килеш алып чыгып, куелган бурычны җиренә җиткереп үтәдек. Һәр минут язмышны хәл итә ала икәнлеген мин менә шунда төшендем. Минутлар, секундлар эчендә өзелгән кеше гомерләре хисапсыз. Бергә хезмәт иткән егетләрне югалту аеруча авыр...

2000 елның августында мин демобилизацияләндем һәм исән-имин туган якларыма әйләнеп кайттым. Хезмәтемне тәмамлап кайткач тыныч дөньяга өйрәнү кыенрак булды булуын. Әле шуны да уйлыйсың бит – без исән кайттык, ә күпме егетләр чит-ят җирләрдә ятып калды. Аларның да гаилә корып, балалар үстереп яшиселәре килгәндер... Әти-әниләренә дә югалту хәбәрләре килү чамасыз хәсрәт бит. «Ямашнефть» идарәсенә эшкә урнаштым, машина йөрттем, аннары ЦДНГ-2 гә күчеп, оператор булдым. Әле бүгенге көнгә кадәр мин шушында хезмәт куям. Тормыш иптәшем белән бергә өч бала тәрбияләп үстерәбез. Язмышымнан канәгать – яраткан эшем, гаиләм бар, дусларым да күп. Инде ун еллап умартачылык белән шөгыльләнәм. Нәселебез шөгыле булуы үзенә күрә бер горурлык. Умарта асрау – ерак бабамнардан килгән, без – аның дәвамчылары. Үзем инде күптәннән Әлмәттә гомер кичерсәм дә, күңелем, шөгылем белән гел туган авылымда. Моннан тыш җәмәгать эшләрендә дә катнашырга тырышам. 2008 елдан бирле «Хәрби туганлык» оешмасында әгъза булып торам. Дусларым белән бергә махсус хәрби операциядә катнашкан якташларыбызга ярдәм итүдә, мәктәп укучыларына патриотик тәрбия бирүдә катнашам. Гомумән, тормышның кадерен белеп, матур итеп яшәргә тырышам, – дип тәмамлады сүзен Чечня сугышы ветераны.

Дмитрий Фролов кебек хәрби бурычларын үтәп кайткан лачындай егетләребез хакында истәлекләр яңартуыбызны дәвам итәбез. Әйе, бүгенге көн дә ир-егетләр алдына зур сынаулар куйды. Ил иминлеген саклап махсус хәрби операциядә катнашучы әлмәтлеләрнең барчасына да хәрби бурычларын үтәп, исән-имин туган ягыбызга, гаиләләренә әйләнеп кайтуларын телибез.

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса