Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районының иң борынгы авылларыннан берсе үзенең 295 еллык юбилеен билгеләп үтте

Габдрахман халкы хоккей турнирыннан алып мәйдандагы зур концертка кадәр барлык бәйрәм чараларын авылның юбилеена багышлады.

Тарих

Тарихи документларда авыл турында беренче тапкыр 1729 елда телгә алына, карталарда беренче тапкыр 1755 елда күрсәтелә. Авылның исеме беренче күчеп килүче Габдрахман исемен йөртә. XVIII гасырда бу җирләргә татар крестьяннары һәм һөнәрчеләре актив күчеп килә. XX гасырга бу инде зур авыл була. Анда тимерчелек, игенчелек, аучылык һәм сәүдә чәчәк ата. Габдрахман авылында мәчетләр һәм мәктәпләр эшләгән. Бу милли мәдәниятне һәм мәгарифне саклап калуга һәм үстерүгә ярдәм иткән.

Биредә һәрвакыт хезмәт сөючән халык яшәгән. Совет чорында авыл миллионер колхоз буларак дан казанган, аңа бөтен район тиңләшкән.

Соңгы елларда авылның инфраструктурасы сизелерлек яхшырды: күп кенә социаль объектлар ачылды һәм капиталь ремонтланды. Барлык уңай үзгәрешләр якташ меценатлар – Тәхаветдиновлар һәм Җәләевләр гаиләләре ярдәме белән бара.

  • Халкыбыз бик тырыш, хезмәт сөючән, игелекле, әйбәт. Аларның ярдәме белән безгә тагын да күбрәк эшләргә туры киләчәк. Соңгы биш-җиде елда безнең инфраструктура шундый зур адым ясады! Хәзер балалар бакчасы киңәйтелә, мәктәптә укучылар саны узган ел белән чагыштырганда өчтән бер өлешкә артты, бездә даруханәләр, сәүдә үзәкләре ачыла, музей барлыкка килде, мәдәният йортында яңа ансамбльләр төзелә. Авыл яшәде, авыл яши, авыл яшәячәк, - диде Габдрахман авыл җирлеге башлыгы Ренат Мифтахов.

Спорт дәрте

Юбилей чараларын спорт ярышлары ачып җибәрде. Габдрахманлыларны физик активлыкка кечкенәдән өйрәтәләр. Беренче адымнарын гына ясаучы кечкенәләр спорт комплексында «Үрмәләүчеләр һәм йөгерүчеләр» ярышында катнашты. Егетләр хоккей турнирында очраштылар. Аны Боз сараенда уздырдылар. Беренче урын өчен өч дружина көрәште. Лениногорск һәм Баулы кунакларын мәйданчык хуҗалары – «Батыр» командасы каршы алды. Тамашачылар әйтүенчә, осталыкта һич кенә дә профессионаллардан калышмыйлар. Җирле команда зур уңышларга ирешә һәм ике сезон рәттән республика беренчелегендә икенче урынны яулый.

– Без баштан ук авыл хоккеен үстерүгә йөз тоттык. Безнең тәрбияләнүчеләр бернинди кыенлыклар кичермәсен өчен бездә Тайсуган һәм авылыбызның ерак участокларыннан уенчыларны җыя торган автобус бар. Ул мәйданчыкка кадәр алып бара, ә аннары кире кайтара, – дип сөйләде Габдрахман авылы спор комплексы директоры Айрат Хәертдинов.

Массакүләм спорт белән 200 бала шөгыльләнә: биш төркем яшь хоккейчылар, фигуралы шуу төркеме һәм футбол командасы.

Тарту үзәге

Төп тантаналар туган якны өйрәнү музееның ачык мәйданчыгында узды. Монда производство алдынгыларын, авылның мактаулы кешеләрен, бергә озак гомер иткән гаиләләрне хөрмәтләделәр.

– Сезне авыл юбилее белән котлыйм һәм хезмәтегез, туган авылыгызны яратуыгыз, аны елдан-ел матуррак һәм уңайлырак итәргә теләвегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм, – дип мөрәҗәгать итте ӘМР башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Аяз Ямалетдинов.

- Сезгә хезмәтегез, ата-бабаларыбызның традицияләрен саклаганыгыз өчен рәхмәт белдерәсем килә. Бердәм эшегез нәтиҗәсендә сезне теләсә кайсы тармакта уңыш көтә. Үзара хөрмәтләшеп яшәү традициясенең дәвам итүен телим, – дип котлады габдрахманлыларны ӘМР ветераннар советы рәисе урынбасары Клара Минһаҗева.

Халык җырлары һәм биюләре – программаның асыл бизәге. Мәртәбәле кунакларның берсе – Мәстүрә Сафина, авылда ул 53 ел яши. Югары уку йортыннан соң яшь укытучы буларак ул Түбән Новгородтан Габдрахман авылына 1971 елда күчеп килә. Шунда ирен очрата, гаилә кора, габдрахманлыларның берничә буынын тәрбияли. Завуч вазифасыннан пенсиягә китә.

  • Бу вакыт эчендә нәрсә генә булмады. Мин ул вакытта укытучылар өчен тулай торак итеп бирелгән йортларның берсендә яшәгәнемне хәтерлим. Авыл танымаслык дәрәҗәдә диярлек үзгәрде, әмма кешеләр, аларның менталитеты элеккечә калды, дип сөйли Мәстүрә Сафина.

Чишмә башында

Юбилейга авылда ныклап әзерләнгәннәр. Нури бабай чишмәсен реконструкцияләгәннән соң ачу күптән көтелгән вакыйга булды. Нурмөхәммәт Җамалетдинов габдрахманлылар өчен билгеле шәхес. Ул авылда иң яхшы тимерче буларак дан казанган, авылдашларына хуҗалыкта ярдәм иткән. Ә буш вакытларында чишмә янында тәртип урнаштыра. Тора-бара чишмә аның исемен ала. Нури бабайның 22 оныгы бар. Аларның күбесе гаиләләре белән бәйрәмгә килгән иде.

– Бу урын белән минем иң җылы балачак хатирәләрем бәйләнгән. Без монда балык тотарга, су эчәргә, шомырт җыярга килә идек. Дөресен генә әйткәндә, чишмәнең яңадан торгызылуы минем өчен яңалык булды. Бу бит минем тормышымның, тормышыбызның, гаиләбезнең башлангычы, – дип шатлана Рәфис Ямалтдинов.

Проект инициаторларының берсе – Әлфирә Миңнәхмәтова әлеге идеянең күптәннән күңелендә йөргәнен әйтте. Әмма аны тормышка ашыру менә хәзер насыйп була. Чишмә янын төзекләндереп, кече архитектура формалары урнаштырдылар.

 

– Бу безнең авылда иң билгеле урын, монда иң тәмле су. Авыл халкы уйлавынча, монда «ана утравы» ачыла, янәшәдә әниләргә багышланган экспозиция – бала белән хатынга һәйкәл булачак, – ди Габдрахман урта мәктәбе директоры Әлфира Миңнәхмәтова.

 

Юбилей исә мәйданда Рәшит Ваһапов исемендәге фонд артистларының зур концерты белән тәмамланды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса