Әлмәттә сусаклагычның икенче ягында төзекләндерү эшләренә керештеләр
Җәяүлеләр юлын инде сала башлаганнар.
Район башлыгы Тимур Нагуманов шәһәр җитәкчеләре белән берлектә эш барышын шәхсән үзе тикшерде. Инде хәзер үк биредә яңа җәяүлеләр юлы салына, ә тиздән барбекю һәм пикник өчен зоналар җиһазландырылачак. Балалар өчен күп функцияле уен комплексы урнаштырылачак. Төп максат-халык өчен табигатьтә ял итү өчен уңайлы һәм гармонияле урын булдыру. Әмма барлык килүчеләрнең дә бу зонага сак каравы, үз артыннан чүп җыюы һәм әйләнә-тирә мохиткә зыян китермәве мөһим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа