Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тимур Нагуманов Әлмәттәге төзекләндерү сыйфатыннан канәгать булмавын белдерде

Район башлыгы «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга аерым игътибар бирүне сорады.

Атналык планеркада район башлыгы Тимур Нагуманов җитәкчеләрне Әлмәттә төзекләндерү эшләрен тиешенчә башкармаган өчен тәнкыйтьләде. Түрә сыйфатка аерым игътибар бирүне сорады. Шәһәр башлыгы «ГУАД» директоры Рәфис Сафиуллинга эшләрнең барлык этапларында да максималь контроль булдыру бурычын куйды. Нагуманов төзекләндерү вакытында кабул ителгән кайбер карарларның сораулар тудыруын ассызыклады һәм ачыкларга кушты.

- Карарларның сыйфатына төшенергә кирәк, - диде район башлыгы. Моннан тыш, ул «Безнең ишегалды» программасының республика программасы булуын искәртте. Аны гамәлгә ашырганда җитешсезлекләр булырга тиеш түгел.

Фото: скриншот видео

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса