Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тимур Нагуманов һәлак булган сугышчыларның гаиләләре белән очрашты

Махсус хәрби операциядә һәлак булучыларның туганнары хакимият игътибарыннан читтә калмый, дип ышандырдылар.

Әлмәттә район башлыгы Тимур Нагуманов махсус операция вакытында һәлак булган сугышчыларның гаиләләре белән очрашты. Район башлыгы әлеге мизгелләр белән үзенең телеграм-каналында уртаклашты. Алгы сызыкта якыннарын югалтуга карамастан яшәүләрен, балалар тәрбияләүләрен, планнар коруларын һәм җәмгыятькә файда китерүләрен дәвам итәләр.

«Нәкъ менә шул-иң кыйммәтлесе, безнең егетләр якты киләчәгебез, ирек өчен көрәштеләр һәм һәлак булдылар», – дип яза Нагуманов.

Район башлыгы ярдәмгә мохтаҗ гаиләләр игътибарсыз калмый, дип ышандырды. Бүген федераль хакимият тарафыннан кабул ителгән ярдәм чаралары уңышлы гамәлгә ашырыла. «Без илебез өчен махсус хәрби операциядә гомерләрен биргән барлык егетләрне геройлар дип саныйбыз, аларның гаиләләренә кулдан килгәнчә ярдәм итәбез», – дип нәтиҗә ясады район башлыгы.

Фото: t.me/nagumanovtd_live

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса