Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт хастаханәсендә пациентлар өчен буккроссинг китап киштәсе булдырылды

Инициаторы-баш табибның оештыру-методик эш буенча урынбасары Светлана Мурзина.

Әлмәт районара күппрофильле хастаханәсендә беренче тапкыр буккроссинг иҗтимагый китап киштәсе оештырылды.

Аны хирургия корпусы холлына урнаштырдылар. Проектның инициаторы-баш табибның оештыру-методик эш буенча урынбасары Светлана Мурзина.

Пациент ошаган китапны уку өчен бушлай алырга, аны кире кайтарырга яки алмашка икенчесен калдырырга мөмкин.

Китап әйләнеше шулай барлыкка килә. Китап кулдан кулга сәяхәт итә, икенче гомер ала, дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Фото: ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса