Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кеше капиталы мөһимрәк

Саммит иң абруйлы дискуссия мәйданчыкларының берсе булып тора.

Татарстан Нефть саммиты быел Әлмәт Югары нефть мәктәбендә узды. Аның төп темасы дип 2050 елга кадәр Россиянең тотрыклы ягулык-энергетика комплексын тәэмин итү аталды.Саммит иң абруйлы дискуссия мәйданчыкларының берсе булып тора, анда ягулык-энергетика комплексы предприятиеләрен үстерүнең актуаль мәсьәләләре тикшерелә, төп технологик өстенлекләр буенча хакимият һәм бизнесның берләштерелгән позициясе формалаштырыла.  Пленар дискуссия алдыннан катнашучылар арасында әлеге комплексны үстерүдә кайсы юнәлеш иң әһәмиятлесе дигән сораштыру да үткәрелеп алды әле.  Нәтиҗәдә берничә җавап аеруча игътибарны җәлеп итте. Шуларның беренчесе – экологик яктан чиста һәм ресурс саклау энергетикасына күчү дигән тәкъдим. Файдалы казылмалар чыгару һәм эшкәртү өчен технологияләр һәм җиһазларны киңәйтү, кеше потенциалын үстерү турында да җаваплар кабул итеп алынды. 

Саммитның пленар дискуссиясендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе энергетика министры Сергей Цивилев кебек мәртәбәле кунаклар катнашты. 

Рөстәм Миңнеханов егерме еллык юбилейлы саммитта катнашучыларны сәламләп, һәр тармакның, шул исәптән нефть сәнәгате үсешенең мөһим шарты булып кадрлар потенциалы торуын ассызыклады.

– Кадрлар мәсьәләсе – иң мөһиме. Безгә грамоталы, инициативалы, югары квалификацияле белгечләр кирәк. Аларны бездән башка беркем дә җитештермәячәк. Бүген без балалар бакчасыннан алып югары уку йортына кадәр белем бирүнең барлык дәрәҗәләре бәйләнешен ныгыту буенча актив эшлибез. Республикада стратегик проектлар гамәлгә ашырыла. Аларның берсе – Югары нефть мәктәбе кампусы. Бу – дөнья дәрәҗәсендәге белем бирү үзәге. Алдынгы уку-лаборатория һәм тикшеренү корпуслары төзелә, уникаль белем бирү экосистемасы булдырыла. Шул ук вакытта гражданнарыбызның тормышы һәм эше өчен уңайлыклар социаль инфраструктураның үсеш дәрәҗәсенә дә бәйле, - дип басым ясап әйтте Рөстәм Нургали улы.  

Сергей Цивилев исә иң беренче чиратта кеше капиталына инвестицияләр кертергә тәкъдим ясады.

– Яшьләрне ягулык-энергетика комплексына актив җәлеп итәргә кирәк, бу тармакта эшләү абруйлы булырга тиеш. Комплексның киләчәге шул исәптән менә шушындый кампусларда да. Яңа проектлар һәм технологияләр биредә барлыкка килә, – диде министр. 

 «Татнефть» АҖ генераль директоры Наил Маганов компаниянең киләчәге турында сөйләде. Иң беренче чиратта ул нефть  катламнары белән бәйле технологияләр үсешенә кагылышлы проектларга тукталды. Нефть чыганакларындагы күмерне кулланышка кертү турында да кызыклы гына идеяләрне телгә алды. Пленар дискуссия чын мәгънәсендә югары дәрәҗәдә һәм бик тә нәтиҗәле узды дип әйтергә була. Гомумән, әлеге көн кызыклы чараларга бай булды. Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Цивилев V Халыкара нефть-газ яшьләр форумы кысаларында хакатонга да старт бирделәр. Форум Югары нефть мәктәбе мәйданчыгында оештырылды һәм 16 июльгә кадәр дәвам итте.  Хакатонда катнашучылар арасында Россия, Азәрбайҗан, Үзбәкстан һәм Казахстан вәкилләре дә бар иде. Татарстан Рәисе һәм энергетика министры тармак күргәзмәләрен дә карап йөрделәр, соңыннан Югары нефть мәктәбенең лаборатория-тикшеренү корпусы эшчәнлеге белән таныштылар. 

Резеда Исмәгыйлева әзерләде

 

 

Фото: ТР Рәисе сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса