Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә Нефть саммиты уза

Дискуссия Россиянең ягулык-энергетика комплексын 2050 елга кадәр үстерү темасына багышланды.

Татарстан Республикасы нефть саммитының пленар дискуссиясендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Энергетика министры Сергей Цивилев катнашты.

Дискуссия Россиянең ягулык-энергетика комплексын 2050 елга кадәр үстерү темасына багышланды. Нефть саммиты Россиянең иң абруйлы дискуссия мәйданчыкларының берсе булып тора, анда ягулык-энергетика комплексы предприятиеләрен үстерүнең актуаль мәсьәләләре тикшерелә, төп технологик өстенлекләр буенча хакимият һәм бизнесның консолидацияләнгән позициясе формалаштырыла.

Рөстәм Миңнеханов 20 нче юбилей саммитында катнашучыларны сәламләде. «Ел саен июль аенда Әлмәт нефть сәнәгате үсешенең төп аспектлары турында фикер алышу мәйданчыгына әверелә. Барыгызга да, аеруча хөрмәтле  кунакларыбызга да актив катнашулары өчен рәхмәт белдерәсем килә», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Республика Рәисе  билгеләп үткәнчә, һәр тармакның, шул исәптән нефть сәнәгате үсешенең мөһим шарты булып кадрлар потенциалы тора. «Кадрлар мәсьәләсе-иң мөһиме. Безгә грамоталы, инициативалы, югары квалификацияле белгечләр кирәк.  Бүген без балалар бакчасыннан алып, югары уку йортына кадәр белем бирүнең барлык дәрәҗәләре бәйләнешен ныгыту өстендә актив эшлибез. Республикада стратегик проектлар гамәлгә ашырыла. Аларның берсе-югары нефть мәктәбе кампусы. Бу – заманча  белем бирү үзәге. Алдынгы уку-лаборатория һәм тикшеренү корпуслары төзелә, уникаль белем бирү экосистемасы булдырыла», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Сергей Цивилев үз чиратында шулай ук иң беренче чиратта кеше капиталына инвестицияләр кертергә тәкъдим итте. «Яшьләрне ягулык-энергетика комплексына актив җәлеп итәргә кирәк, бу тармакта эшләү абруйлы булырга тиеш. ТЭКңың киләчәге шул исәптән шундый кампусларда. Монда яңа проектлар һәм технологияләр барлыкка килә, алар соңыннан тармакны үзгәртә», - дип өстәде министр.

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Цивилев Нефть-газ яшьләр форумы кысаларында уздырылган Хакатонга старт бирделәр. Форум югары нефть мәктәбе мәйданчыгында оештырылды һәм 16 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Берничә көн эчендә 240 студент, укытучы, яшь белгечләр һәм галимнәр нефть-газ чыгару, нефть эшкәртү, нефть-газ химиясе, индустриаль биотехнологияләр һәм сәнәгатьнең башка юнәлешләрендә җитештерү мәсьәләләрен хәл итү өчен алга киткән идеяләр эшләячәк. Хакатонда катнашучылар арасында Россия, Әзербайҗан, Үзбәкстан һәм Казахстан вәкилләре бар.

Шулай ук Татарстан Рәисе һәм энергетика министрлыгы башлыгы тармак күргәзмәсен карадылар. Экспозициядә геологик разведка, нефть һәм газ эшкәртү һәм чыгару, нефть эшкәртү, нефть химиясе, шин бизнесы һәм биотехнологик кластер өчен продукция, технологияләр һәм җиһазлар тәкъдим ителгән. Шуннан соң кунаклар югары нефть мәктәбенең лаборатория-тикшеренү корпусын карадылар. Монда югары мәктәп студентлары һәм галимнәре флюидлар, катламга тәэсир итүнең физик-химик ысуллары үзлекләрен тикшерү белән шөгыльләнәләр. Болар барысы да нефть чыгаруның нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән. Шулай ук биредә биотехнологик тикшеренүләр үткәрелә. Корпуста барлыгы 80 лаборатория урнашкан, алар иң заманча җиһазлар һәм программа белән тәэмин ителгән.

ТР Рәисенең матбугат хезмәте, Булат Низамиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса