Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яратучы гаилә - менә ул чын бәхет

Гаиләдәге үзара мөнәсәбәт бер-береңә булган мәхәббәт ышаныч һәм аңлашуга нигезләнә.

Бу гади генә сүзләр түгел – чынбарлык. Югары Мактамада яшәүче Гүзәл Миндиярова һәм Рәхим Әглетдинов гаиләсенә бик туры килә әлеге сүзләр. Бу парны  авылда гына түгел, шәһәрдә дә, республикада да бик яхшы беләләр. Гүзәл Тимур кызы Миндиярова үзе күпләргә таныш “Академия праздника” җәмгыяте   директоры, моннан тыш ул әле Әлмәт районындагы  тәрбиягә бала алган гаиләләр клубын да җитәкли. Гомумән, күңелләрендә бер-берсенә мәхәббәт, хөрмәт саклаган Миндияровлар-Әглетдиновлар гаиләсе сокландыра. Үзләре дә тәрбиягә өч бала алган бу гаиләдә һәрдаим татулык, бердәмлек хөкем сөрә, бәлки шуңа күрәдер дә кешеләр аларга тартыла. Әлеге матур гаиләнең ныклы тоткасы, гаилә учагын сүндермичә, саклап-яклап торучы Гүзәл ханым  белән очрашып сөйләшү миндә тирән тәэсир калдырды дисәм, ялгышмамдыр. 

- Югары Мактамада йорт салып яши башлавыбызга дүрт кенә ел булды әле. Шәһәрдән күченеп килүебезгә үкенмибез, киресенчә, куанабыз гына. Беренчедән, күптәнге хыялыбыз тормышка ашты - йортыбыз иркен, зур, ике катлы – балаларга урын җитәрлек. Бакчабызда да үзебезгә җитәрлек җимеш-яшелчә үстерәбез, тавыклар да асрыйбыз. Икенчедән, Әлмәт, әнә бит ул, якында гына – машинага утырдың, барып та җиттең. Тормыш иптәшем Рәхим белән икебез дә Урта Азиядә, Киргизиядә туып үскән кешеләр, балачактан ук бер-беребезне яхшы беләбез. Яшьли  бер-беребезгә гашыйк булып, заманында Киргизиядә сугыш вакыйгалары арасында икебез ике якка  китеп, озак вакытлар югалышып торган кешеләр без. Бу үзенә күрә бер мәхәббәт тарихы да була торгандыр инде. Рәхим армиягә китте, ә мине язмыш җилләре Әлмәткә алып килде. Кияүгә чыктым, ике балабыз дөньяга килде. Тик, беләсезме, йөрәкнең иң түрендә яткан мәхәббәт хисләре бары тик Рәхимем тирәсендә бөтерелде. Каян гына эзләмәдем мин аны – таныш-белешләр, социаль челтәрләр калмады. Рәхим үзе дә мине эзләгән булып чыкты. Аның да ул вакытта инде балалары бар иде. Менә шулай, 25 ел вакыт узганнан соң, кабат очраштык, кавыштык һәм бүтән беркайчан да аерылмаска дип сүз бирештек. Гаиләбезне тулыландырып уртак балабыз туды. Моннан да зур шатлык бармы инде тагын. Рәхим дә, мин дә балаларны яратабыз һәм безнең хыялыбыз һәрвакыт  ишле, зур, матур гаилә булып яшәү иде. Бу теләгебез дә кабул булды. Шушы зур йортыбызны тагын да ямьләндереп тәрбиягә алган өч кызыбыз – Полина, София һәм Василиса йөгереп йөриләр. Әлбәттә, башта адаптация чорын узарга, бер-беребезгә яраклашырга туры килде. Балалар да башта сагаебрак йөрделәр. “Сез бу өйгә аяк баскан көннән башлап безнең балалар, без сезне ташламаячакбыз” дигәч кенә тынычландылар. Бу чорны шулай  үткәреп җибәрдек. Кызларның һәрберсенең үз шөгыле бар, алар барысы да туганнар булуга карамастан, һәрберсенең характеры  төрле  булып чыкты. Спорт белән мавыгып, берара әле ат-спорт мәктәбенә дә барып йөрделәр, хәзер биергә яраталар, ә менә София йорт эшләренә мөкиббән китә инде. Ул шулкадәрле хуҗабикә, шаклар катасың кайвакыт. Шау-гөр килеп яшәп ятабыз шулай, көннең үткәне дә сизелми. Мин үзем гомерем буена сәяхәт итәргә яраттым.

Сәяхәтче булу-канымда. Күп илләрдә булдым, хәттә Вьетнамда яшәп, эшләп тә алдым. Әле менә соңгы елларда гына бераз басылдым (көлә). Чит илләргә чыгу зур чыгымнар сорый, хәзер без күбрәк гаилә белән бергә үзебезнең республиканың матур урыннарына сәяхәт кылырга тырышабыз. Палаткаларны, хуҗалык кирәк-яракларын алабыз да, машиналарга төяләп чыгып китәбез. Гаиләбез ишәйгәч, әлбәттә, безгә барыбыз да сыярлык зур машина, “7 +” автомобиле кирәк (көлә). Мин бит әле тәрбиягә бала алган гаиләләр клубын да җитәклим. Бу уңайдан төрле чараларда катнашырга гына түгел, аларны үзебезгә дә оештырырга туры килә. Күп төрле бәйгеләрдә, фестивальләрдә катнашабыз. Беләсезме, мин бары тик бер генә нәрсәне әйтәсем килә - кеше җиһанга бәхет өчен туа, ә бәхет фәкать гаилә аша гына килә. Шуңа күрә дә һәрбер бала гаиләдә үсәргә, тәрбияләнергә тиеш. Бүгенге көндә генә күпме баланың я әтисе, я әнисе яки беркеме дә юк бит. Тулы гаиләдә һәркемнең үз урыны бар: әти, әни һәм балалар. Гаиләдә булган мәхәббәт ул - роза чәчәгедәй хуш, меңьеллык имән кебек нык һәм май аеның кичләре кебек саф бит, - дип тәмамлады сүзен Гүзәл Миндиярова. Исеме кебек үк гүзәл фикерле бу ханымның сүзләренә сокланмый мөмкин түгел. Миндияровлар-Әглетдиновлар гаиләсенә алга таба да шулай матур яшәгез, бәхетле булыгыз, диясе генә кала. 

 

 


Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса