Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Торак-коммуналь хезмәтләргә яңа тарифларның кайчанга кадәр гамәлдә булачагын аңлаттылар

Июль аенда коммуналь хезмәтләргә тарифларны план буенча индексацияләүдән соң, Татарстан халкына август башында яңа суммалар белән түләүләр киләчәк.

Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина «Татар-информ»га өч кешедән торган гаилә мисалында фатир өчен түләүләрнең ничек үзгәрәчәген аңлатты.

«56 квадрат метрлы «ленинградка»да яшәүче өч кешелек гаилә өчен түләүләр якынча 350-400 сумга артачак. Без, коммуналь ресурсларны куллану күләме үзгәрмәгән очракта, тариф үзгәрешләрен исәпкә алып, якынча түләүне исәпләп чыгардык. Әмма шуны аңларга кирәк: без җылылык булмаган июль белән гыйнварны чагыштырмыйбыз. Без коммуналь хезмәтләрне куллану бер дәрәҗәдә булган айларны чагыштырабыз», – дип аңлатты ул.

Коммуналь хезмәтләргә тарифларны план буенча индексацияләү 2024 елның 1 июленнән Россиянең барлык төбәкләрендә уздырылачак. Хәзерге вакытта гамәлдә булган тарифлар ел ярым дәвамында үзгәрешләр кичермәде. Татарстан халкы өчен түләү үсешенең чик индексы 10,8 процентны тәшкил итәчәк, рөхсәт ителгән тайпылыш чиге — 4,9 процент.

«Яңа тарифлар 2024 елның 31 декабренә кадәр билгеләнгән, әмма 2025 елның 1 гыйнварыннан алар шулай ук гамәлдә булачак. Тарифларның киләсе үзгәрүе 2025 елның 1 июленнән көтелә», — диде Хәбибуллина.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса