Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә донорлык акциясе узды

110 әлмәтле акциядә катнашырга теләк белдергән.

14 июньдә бөтендөнья донор көне билгеләп үтелә. Бу көнне без үз теләкләре белән һәм башкаларның гомерләрен саклап калу өчен үз канын түләүсез тапшырган кешеләргә рәхмәтебезне белдерәбез.

Әлмәттә җәйге донорлык акциясе узды, анда шәһәрнең 110 кешесе катнашырга карар итте, шуларның 83нә рөхсәт ителде.Гомуми тырышлык белән 39 литр кан тапшырылган. Бу медицина учреждениеләрендә кан һәм аның компонентларын тулыландырырга ярдәм итүче мөһим вакыйга.

Кан бирү  мохтаҗ кешеләргә ярдәм итүнең гади, ләкин бик мөһим ысулы. Бер донор донациясе бер, ике, хәтта өч кешенең гомерен саклап кала ала. 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса