Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә шәһәр канализациясен ремонтлыйлар

Аерым торак кварталларында суүткәргечләр дә яңартылачак.

Әлмәттә шәһәр канализациясен ремонтлау бара Әлмәттә канализация коллекторы ремонтланды, ул берничә микрорайонга хезмәт итә: «Агропоселок», «Дружба», «Яшьлек», «Көнбатыш капкалар».

Җылыту сезонына 3000 метрдан артык озынлыктагы берничә суүткәргечне алмаштыру планлаштырыла: Шоссейная, Төзүчеләр, Загородная, Завод урамнарында. Шулай ук Красноармейка микрорайоныннан ат спорты мәктәбенә кадәр.

Район башлыгы Тимур Нагуманов канализация юллары реконструкцияләнәчәк дип хәбәр итте. Кайбер күп фатирлы йортларга якын урнашкан, яраксызга әйләнгән коеларның иске коммуналь челтәрләрен ремонтлау планлаштырыла.

«Еш кына бу йортларда яшәүчеләр канализация тыгылуыннан  зарландылар. Канализация китүдән туктый. Сәбәпләрнең берсе-иске һәм инде җимерелгән коелар. Челтәрләр яраксыз хәлгә килде. Кызганычка каршы, аларны реконструкцияләүгә акча башта бүлеп бирелмәгән. Әмма хәзер без чишелеш юлларын эзлибез», - дип билгеләп үтте район башлыгы Тимур Нагуманов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса