Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Башкача мөмкин түгел

Сугышның йөзе хатын-кызларныкы түгелдер, ә аңарда сугыш йөзе ачык чагыла.

Ул махсус хәрби операция зонасына үз теләге белән, контракт төзеп китә. Бүген аны хезмәттәшләре «Магра» позывное белән беләләр. 

Өстендәге хәрби формасы, сөйләмендәге төгәллек, үзенә ышаныч һәм кешеләргә булган ярату, тормышны сөю, ихласлык бик килешеп тора аңа.

- Мин СВОда 2022 елның июленнән, - дип башлап китте ул сүзен. - Донбаста сугыш башлангач мин анда барып солдатларга ярдәм итәргә җай, мөмкинлек эзли башладым. Һәм үземнең ике айлык ялымны алып шунда киттем. Лисичанск, Северодонецк, Первомайск шәһәрләрендә яралылар белән эшләдем. Уку елы башлангач кайтып эшкә тотындым. Кышкы каникулларда тагын анда киттем дә, ике айга якын анда булдым. Мин 6 нчы казачий полкның медротасында идем. Күбрәк массажист буларак эшләдем. Ул вакытта бер ай эчендә 5-6 госпитальне юкка чыгардылар. Шуларның икесендә мин эшләгән идем. Мин кайдадыр соңрак килдем, кайдандыр иртәрәк киттем. Бары тик шуның белән генә исән калдым. Аннан соң без башка госпитальгә күчендек. Бераздан кайтып киттем, чөнки мин, ирекле буларак, үз хисабыма бардым. Узган ел мин яңадан шунда китү эшләре белән йөри башладым. Хәрби комиссариатта миңа контракт төзергә тәкъдим иттеләр Һәм мин 2023 елның 8 июленнән хәрби хезмәттә. 
«Магра»ның һәр сүзе үлчәнгән, төгәл. Ләкин ана, хатын-кыз җаны барыбер беркая да китмәгән.

- Гаиләгез сезнең бу адымыгызны ничек кабул итте?
- Алар беләләр, әгәр дә мин бер карар кабул иткәнмен икән, мин аны барыбер эшләмичә туктамыйм. Әлбәттә, алар миңа мораль яктан ярдәм итәләр. Аңлыйм, аларга бик авыр. Сугышка китүчеләрнең бөтенесенең дә гаиләсендә бу шулай. Ләкин башкача мөмкин түгел.

Ул 37 нче полкка, медротага эләгә. 2 айга якын полигонда өйрәнүләр уза. Аларны Питердан һ.б. шәһәрләрдән килгән профессорлар, академиклар өйрәтәләр. Аннан иде үзләре солдатларны өйрәтә башлыйлар. Чөнки кирәк чакта һәр солдат үзләренә үзләре беренче ярдәмне күрсәтә алырга тиеш. 

- 31 августта без Донбасска килдек. Төн, урман, караңгы. Мин дә нәкъ шулай, солдатлар эшләгән бөтен хезмәтне башкардым. Каравылда да тордык, блиндаж да казыдык, беренче ярдәм дә күрсәттек, кистек тә, ташыдык та. Аннан безне Северодонецкига җибәрделәр. Яртылаш җимерелгән бинаны үз көчебез белән төзекләндереп госпиталь ясадык. Сугыш бит бу. Монда заказ биреп ишек-тәрәзә куймыйлар. Әкренләп безгә ут үткәрделәр, су бирделәр, генератор белән җылылык. Октябрь ахырларында яралыларны кабул итә башладык. Баштарак 20-30 яралыны кабул итсәк, соңрак аларның саны арта, коридорларда ята башладылар, 70-80 гә җитте.

- Яралыларның бит төрле дәрәҗәдәгеләре була. Бөтенесен бергә кабул итәсезме?
- Аларны яралану дәрәҗәсенә карап аера торган аерым госпиталь бар. Кайсы җиңелчә генә яраланган, кайберләре авыр. Аларны инде Россиягә җибәрәләр. Кайберләренә операция кирәк. Шуңа күрә алар бөтенесе дә бер җирдә түгел.

- Сугышка хатын-кыз күзлеге белән карап нәрсә әйтер идегез?
- Иң көчле сугышчы - ул хатын-кыз. Дөрес аңлагыз, бу һич кенә дә ир-егетләрне кимсетеп әйтү түгел. Чөнки хатын-кыз ирләр эшли алмаган әйберләрне эшли ала. Авыр чакта солдатка беренче ярдәм кулы да суза, ныклы терәк була, җылы сүзе белән дә ярдәм итә, ачулана да. Биш ай госпитальдә хезмәт иткәннән соң мин алгы сызыкка якын батальонга күчтем. Кызганычка каршы, медик буларак батальонда мин берүзем. Бик күбесе 200, 300 булып киттеләр. Хатын-кызларга алгы сызыкка рөхсәт ителми. Ләкин аның янында да эш җитәрлек.

Югалтулар күп. Атакага күтәрелгәндә алгы сызыктагылар өчен бик борчылабыз. Аны әйтеп аңлата торган да түгел инде. Анда булмаган кеше аңламас аны. Һәр югалту йөрәктә сүнми торган утлы күмер булып утыра.  Солдатны югалту бик авыр, ә иң авыры - бу хакта аның якыннарына хәбәр итү.

Мин менә өч көн монда. Күрәм, мондагы халык сугыштан, андагы хәлләрдән бик ерак тора. Ә бит безнең егетләр бишәр, алтышар, сигезәр ай алгы сызыкта булалар. 

- Анда үзара ниндирәк мөнәсәбәтләр хөкем сөрә?
- Андагы мөнәсәбәтләрне монда берничек тә аңламаслар. Аны бары тик үзе сугышта булган кеше генә аңлый ала. «Чын ир-ат дуслыгы» дигәнне мин үз күзләрем белән күрәм. Алар бер-берсе өчен чын мәгънәсендә  үләргә әзер торалар. Рухи терәк, рухи ныклык бик кирәк. Мин тыныч тормышта ничә тапкыр ураза тотарга тырышып карадым - булмады. Ә анда 29 көн ураза тоттым. Аллаһ миңа ярдәм итте. Бөтен белгән догаларымны укып, шул егетләрнең һәркайсы исән булсыннар дип, Аллаһ ризалыгы өчен тоттым. Алар да мине аңладылар. Җиңел булмады, ләкин мин тота алдым.

- Әйтегез әле, андагы солдатларга безнең ярдәм ни дәрәҗәдә кирәк? 
- Андагы егетләргә ярдәм бик кирәк. Минем баруым да шуның өчен. Мин анда барып кулымнан килгәнне, үзем булдыра алганны эшлим. Аларның һәркайсы миңа якын. Шәмнәр, дроннар, техника, саклагыч челтәрләр - һәммәсе дә кирәк. Элек госпитальләргә шактый авыр иде, хәзер инде Оборона министрлыгы ярдәм итә. Урын-җир әйберләре җитә. Әлбәттә, төрле җирләр бардыр. Мин үземнекеләр турында гына әйтә алам.

- Бүгенге көндә контракт нигезендә МХО зонасына хезмәткә барырга теләк белдерүчеләргә нинди киңәшләрегез, теләкләрегез бар?
- Беренче чиратта үз илеңне, халкыңны яратырга кирәк. Физик һәм рухи яктан сәламәт булу шарт. Әгәр дә сезнең ниндидер хроник авыруларыгыз бар икән, анда барырга кирәк түгел. Чөнки сез курортка бармыйсыз. Анда барып дәваланып яту мөмкин түгел. Анда физик яктан да, психологик, рухи яктан да бар нәрсәгә дә әзер булырга кирәк. Теләге булган кеше кайда да ярдәм итә ала. 

Әйе, рухи ныклык, бердәмлек кайда да кирәк . Алар блиндажда да мәчет, чиркәү ясыйлар. Аларның хәтта музейлары да бар. Окоплар, блиндажлар казыганда чыккан Бөек Ватан сугышы чорыннан калган «экспонатлар», бүгенге солдатларның әйберләре шул музейда урын ала. Бүгенге көн иртәгә тарих була.

- Бүгенге көндә МХОда булган солдатларыбызның якыннарына нинди сүзләр әйтер идегез?
- Көтегез! Аларга сезнең яратугыгыз, мәхәббәтегез, җылы сүзегез бик тә кирәк. Сезнең бер җылы сүзегез алрга ныклык, сабырлык, гомер өсти. Әгәр дә алар анда булмаса, дошман инде монда булыр иде. Алар белән горурланыгыз! Сабырлык, исәнлек, бәхет телим. 

«Магра» - каһарманлык, рухи ныклык, батырлык үрнәге. Алай гынамы икән?! Үзе әйткәндәй, аны аңлатырга сүзләр җитмидер. Ни генә булмасын, ул бар нәрсәгә якты дөньяга яшәү бүләк итүче хатын-кыз йөрәге аша карый.  Башкача мөмкин дә түгел.

Белешмә. «Магра» тумышы белән Үзбәкстаннан. Урта мәктәптән соң физкультура көллиятен, аннан институт тәмамлый. Урта-һөнәри медицина белеме ала. Әлмәттә 1994 елдан. 1995 елда каратэ кекусинкай белән шөгыльләнә башлый. Балачактан ук шул спорт төренә кызыгып йөри. Бер кызын үстерә, әти-әнисен тәрбияли. Төрле ярышларда катнаша. 2000 елда кара билбауга ия була. Халыкара класслы мастер дәрәҗәсе ала. Япониядә, Испаниядә узган ярышларда катнаша. 2015 елдан Әлмәт физик культура көллиятендә эшли. 


Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса