Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Легендар Миңлекамал

Бүгенге вәзгыять күп кенә нәрсәләргә яңа күзлектән карарга өйрәтә. Инде искерде дигән күренешләр, кыйммәтләр дә башка төс алды.

Сугыш елларында колхоз рәисе булып эшләгән Миңлекамал-«җенлекамал»ның безнең якташ икәнен кемдер белгән, кемдер белми дә калгандыр. Сугышның тылдагы авырлыгын ил белән күтәргән хатын-кызларның батырлыгы бүген тагын да калкурак чагыла. Чөнки МХОдагы солдатлар өчен күп кенә ярдәм алар кулы аша уза. 
Шул уңайдан без, тарихка күз салып, сезнең хөкемгә язучы Рухия Ахунҗанованың данлыклы Миңлекамал Сөләйманованың кызы Гәүһәр апа белән булган әңгәмәсен тәкъдим итәбез.


- Гәүһәр апа, сез - данлыклы Миңлекамал кызы. Мирсәй Әмирнең әниегезне прототип итеп алган әсәрен бөтен татар халкы белә.

- Әйе, Миңлекамал Сөләйманова  -  минем кадерле әнием. Мин әниемә охшаган, кыю, үз-үзен аямаучы, сүз кодрәтенә ия, кыскасы, бар яктан да килгән хатын-кызны очратмадым дияргә була. Ул легендар хатын-кыз иде.

- Язучы Мирсәй Әмир 1943 елның җәендә ике айга якын Татарстан авылларында йөри. Авыл кешеләренә халыкара хәл турында докладлар сөйли. Халыкның тормышы белән таныша. Әсәр материалы шул вакытта табыла. Салкын Алан авылына да килгән Мирсәй Әмир соңыннан нәкъ менә Миңлекамал апа турында язачагын  әйттеме?

- Колхозга вәкилләр күп килә иде. Без, балалар, Мирсәй Әмирнең исемен дә, язучы икәнен дә белмәдек. Өстенә кожанга охшаган соры плащ кигән бер абый, без аны  «вәкил абый» дип кенә йөрдек. Әсәр язачагы турында ул әнигә дә әйтмәгән. Минем чебиләп беткән кутырлы аякларыма карап: «Нигә аякларыңны юмыйсың?» - диде. Шырпы тартмасының дүрттән бер өлеше кадәр генә зурлыкта кер сабыны бирде. Аякларымны сабынлап, җылы су белән юарга кушты. Әмма ул сабын кисәген Әския апам кулымнан тартып алды да йөгереп китеп барды. Егетенә бүләк итәсе кулъяулыгын юар өчен кирәк булган икән аңа ул сабын. Мин сабынсыз калдым.

- «Миңлекамал» спектакленең премьерасы Татар дәүләт академия театрында  1944 елның 27 апрелендә күрсәтелә.  Аны әниегез, сез ничек кабул иттегез?

- Һәрьяклап булдыклы әниемә багышлап әсәр язган Мирсәй Әмирдән дә, Миңлекамалны сәхнәдә югары дәрәҗәдә ачып биргән артисткалардан да без тулысынча канәгать калдык. Бу спектакльне әнием телевизордан да карады. Фидакарь  хезмәтен шулай бәяләгәннәренә бик шатланды.

- Гәүһәр апа, әниегез турындагы спектакльне гаиләгез кайчан карый алды?

- «Миңлекамал»ны уйнарга Казан артистлары Сарманга килделәр. Мин 8 нче сыйныфта укый идем. Димәк, бу вакыйга 1945 елда булган. Фатир хуҗаларым артистларга минем Миңлекамал кызы икәнемне әйткәч, алар спектакльгә мине дә ияртеп бардылар. Әниемне уйнаган артистка апа битенә миң ясаган иде. Көтәм, көтәм - сәхнәдә әти юк. Кайткач: «Нигә әтиемне дә күрсәтмәделәр?» - дип еладым. Ниндидер җитди сәбәп аркасында әнием тамашага килә алмаган иде. Үзе турындагы сәхнә әсәрен ул башка вакытта карады.

- Әниегезнең иң күркәм сыйфаты турында әйтә алмассызмы?

- Аны үтә дә гадел булды дип саныйм. Берничә мисал китерәм. Колхоздан ул берни алмый иде. Без җиргә сеңгән кара мунчада юындык. Киндер ашъяулыкка төрелгән ипи өйдәге югары шүрлектә саклана иде. Сугыш елларында бер телем ипине дә артык ашатмады әни. Без колхоз рәисе балалары булып йөрмәдек. Берсендә Сарман юлында җигүле ат белән куып җитте. Безнең җәяүләп мәктәпкә баруыбыз иде. Ризык салынган төенчекләребезне читән арбасына, ягъни тарантасына куйды да  иптәшләремә: «Гәүһәр яшәгән фатир хуҗасында калдырам, шуннан килеп алырсыз», - диде. Урыны булса да, мине үзенең янәшәсенә утыртмады. Мин дә сабакташларым белән җәяү атладым. Ул чакта әнием турында нәрсә уйлаганмындыр - хәтерләмим. Хәзерге акылым белән әнинең ул гамәлен хуплыйм. Беренчедән, барлык кешеләргә дә бертигез каравын тагын бер мәртәбә раслаган ул. Икенчедән, мине иптәшләремнең кырын карашыннан саклаган.

- Әниегез көне-төне хөкүмәт эшендә. Өегездә ни хәлләр бар иде?

- Алтыпочмаклы өйдә яшәдек без. Әтинең апасы да бездә. Әниемнең әнисе - Рәзифә әбием  дә бездә. Аның күзләре күрми. Аңа куырылган борчак чәйнәп бирәбез. Әтинең сүзен тыңлыйбыз: тавышланып, әбине борчымыйбыз. Без, бала-чагалар, үзара тату идек. Миннән ике яшькә олырак Нәкыя апа белән икебезгә бер бишмәт иде. Ул кайткач, мин киеп китәм. Ат чанасына төялеп чана шуабыз. Әския апа миннән дүрт яшькә, ә Закирә апа - алты яшькә, Шаһидә апа исә унҗиде яшькә зуррак иде. Закирә апабыз 1924 елгы. Төнлә барыбыз бергә йоклыйбыз. Өй эчендә безнең янда бозау да, бәрән дә яши. Колхозга эш белән килгән вәкил дә бездә куна кала. Әтиебез - сабыр, тыйнак, тәрбияле кеше. Килгән кунакка да, өйдәгеләргә дә игътибарлы. Аның бик матур гадәте бар иде. Кыш көне кошёвкага җылы толып чыгарып куя, аннары капканы ачып, әнине озатып кала. Алда кучер өчен көйләнгән урында, кулына дилбегә тотып, әни үзе урнаша. Артта ике кеше аркасын терәп утырырлык урыны бар. Көймәле ул җиңел чананы «кашавай» дип тә, «кошевой чана»  дип тә әйтәләр иде. Әни юлдан кайткач, әти теге толыпны янә өйгә алып кереп, кибәргә элә. Атны җигү-туару мәшәкатьләре, әлбәттә, аның вазифасына керә. Әнине хуҗалык эшләреннән азат итеп, бөтен җаваплылыкны үз өстенә алган икән ул.

Безнең авыл урман эчендә. Әти Нәкыя апа белән мине урманга алып бара. Печән чабарга үзе белән чалгысын да ала. Без шома көпшә, балтырган, кузгалак җыеп ашыйбыз. Үзебез яланаяк. Аяклар чебиле.

Әтиебез өйдә колхоз өчен тубаллар ясый. Карт ир-атлар һәм егәрле хатын-кызлар, әти кабыктан ясаган шул киң түгәрәк савытны муеннарына асып, чәчүгә чыгалар. Көзен һәм язын тубал белән чәчкән арыш басуын кул тырмасы белән тырмаларга мәктәптәге 5, 6, 7 нче сыйныфларда укучы балалар ярдәм итә... Әтием мунчаладан бик күп итеп бау ишә. Дилбегә өчен, ди. Базардан сатып алсаң, кыйммәткә төшә икән. Әти колхозны шулай тәэмин итеп торды. Аның колхоздагы төп эш урыны янгын сүндерү белән бәйле иде.

Әтием барлыгы җиде баш умарта тотты. Умарталыгыбыз бакча артында гына урнашкан. Шул җиде умартаны ул, кыш чыгарга дип, идән астына кертеп куя. Бал кортлары уянмасын өчен, без тавыш чыгармыйча, әкрен генә атлап йөрибез…

Әниебез һәрвакыт колхоздагы мәшәкатьләр белән мәшгуль. Безнең белән аралашырга аның вакыты да калмый. Аралашканда да үзен бераз корырак тота. Ә әтиебез йомшак табигатьле. Ул безгә карата зур кайгыртучанлык күрсәтә. Төпчек бала булгангамы, ул мине ныграк ярата. Берсендә мине келәткә чакырып алды да (балыбыз шунда саклана иде) бал белән сыйлады. Берәр җирем авыртып, зарланырга әнием янына барсам, ул мине әтием янына «озата» иде…

- Колхоз рәисе Миңлекамал апа нинди иде?

- Безгә дә, колхозчыларга да сүзне ике тапкыр кабатламый. Бер әйттеме - үтисең.

- Колхоз рәисе итеп куюларын ул үзе сораганмы?

- Юк, сорамаган. Аның гадәттән тыш активлыгын күреп, 1931 елда Салкын Алан авылында яңа төзелгән колхозга рәис итеп куялар. Хөкүмәт эше белән бик өшәнгәч, үзе теләп китеп бара: атлар карый, сыер сава. Авылдашлары соравы буенча, 1940 елда тагын колхоз йөген тарта башлый.

Тормыштагы әнием дә батыр йөрәкле һәм бик тәвәккәл иде. Әни куйган максатына ирешүче, изге ниятле җитәкче иде. Сугыш чоры булгач, икеләтә-өчләтә артыграк тырышлык куярга туры килгән инде аңа.

- Әниегезнең тормыш юлы, гаилә хәле турында да сөйләшеп алыйк әле.

- Әнием 1902 елның 10 июнендә  Баткак авылында Миңлехан бабамның ярлы гаиләсендә туган. Аның бертуган абый-апалары - Әхмәтҗан, Әхмәтхан, Миңлеҗамал. Сәкинә исемлесе алты яшендә вафат була.  Рәзифә әбием - Минзәлә өязенең атаклы Бикташев бай нәселеннән. Аның бик кыйммәтле хәситәсе - күкрәк бизәмәсе бар иде. Андагы көмеш тәңкәләр, кыйммәтле ташлар күз явын алырлык матур. Хәситәгә йөзек тә беркетелгән. Аның кашы астында камыт энәсе күзе кадәрле генә тишек бар. Шуннан караганда, бер кырыенда - Мәдинәдәге мәчет, икенче кырыенда Мәккәдәге мәчет рәсеме күренә. Кызганычка каршы, ул затлы хәситә юкка чыкты. Рәзифә әбиемнең чулпысын Салкын Алан авылы мәктәбендә музей ачылгач, шунда бүләк иттем. Бабам Бохарай байларында кучер булып эшләгән. Юка киенгәнлектән, салкын тидергән һәм авырып вафат булган. Әнием алты яшендә әтисез калган. Ул  Теләнче Тамак авылындагы атаклы мәдрәсәдә төпле дини белем алган. Укытырга хокук бирә торган таныклыгы да булган аның. Беркөнне, мәдрәсәдә укучы кызларның бауга кер элгәннәрен күреп, Нигъмәтулла хәлфәләре аларның ничек эшләгәннәрен күзәтеп тора. Өч кыз арасыннан Миңлекамал исемлесе юылган-чайкалган керләрне селкеп, матур итеп тигезләп элеп бара. Егет үзенә тормыш иптәше, җәмәгате итеп нәкъ аны сайлый.  Әнием унбиш  яшендә шул авыл мәчетенең мулласы Нигъмәтуллага кияүгә чыккан. Чынлыкта яңа карашлы булуын, мәдрәсәдә дөньяви фәннәрне укытуын  өнәмичә, «хәлфә» дигән сылтау белән, ирен сәнәкчеләр үтергәннәр. Бер гаепсезгә шәһит китүчеләр күп булган. Тол калган егерме яшьлек әниемнең сабыйлары да озын гомерле булмаган. Хаммамы да, әтисе вафатыннан соң дөньяга килгән Ләйләсе дә авырып үлгәннәр.

Урта Кәшер авылына кунакка барган әнием тәрәзә аша бер атчыны күреп ала. «Бу кем?» - дип сорый. Биш бала белән тол калган Нәбиулла турында сөйләп бирәләр. Үзеннән егерме алты яшькә өлкән кешегә ул үзе теләп кияүгә чыга. Без, әтием белән әниемнең дүрт кызы, әтинең беренче хатыныннан туган балаларны үз туганнарыбыз дип белеп үстек. Нуриулла, Ярулла, Бибисара, Бибисабира, Шаһидә исемле абый һәм апаларыбызның үги балалар икәнен без үсеп җиткәч кенә әйттеләр.

- Гәүһәр апа, әти-әниегез тату яшәделәрме?
- Чын дөресен әйтәм: шылт иткән тавыш та чыкмады. Икесе дә намазлылар. Ураза да тоталар. Әнием намазларын, яшереп, арыш басуында укый икән. Әтигә шулай дип әйтә иде.   


 - Сез иң матур авылда яшәгәнсез... 
- Табигать матурлыгына хезмәт уңышлары үрелеп барды. Басудан ашлыкны ындыр табагына үзвакытында кайтарып урнаштыралар. Әлбәттә, аны сугу эше кыш көненә кала. Ашлык тулысынча ташылып беткәнгә, башка авыллардагы шикелле, җир өстендә кышка калган бөртек ашап, «кан чире»ннән үлүчеләр бездә булмады. Чөнки әнием авыл кешеләренә даими рәвештә аңлату эшләре алып бара. Колхозчылар да аның сүзен тыңлыйлар, бердәм булып, тырышып эшлиләр.

Әни җитәкләгән «Политотдел» колхозы республика буенча икенче урынга чыкты. Тагын бер елдан, ягъни 1944 елның 10 мартында,  ТАССР Верховный Советы Президиумы грамотасы белән бүләкләнделәр. Әни Казанга съездга барды. Аннан иләк һәм бер алма алып кайтты. Ул алманы бүлеп ашадык. Шул елны әнием Хәмит Маликов белән берлектә җиләк-җимеш бакчасы ясады. Авылыбыз тагын да матураеп китте.

- Әниегез колхоз рәисе булып кайчанга чаклы эшләде?

- Ир-атлар сугыштан кайткач, җитәкчелек дилбегәсен әнием аларга тапшырды. Ләкин үзе, артта калган хуҗалыкны алга чыгарырга дип, туган авылы Баткакка «Авангард» колхозы рәисе итеп билгеләнә. Аннары Иштирәктә шул ук эшне башкарды. Әни һәрвакыт җаваплы урыннарда эшләде. 1952 елда аны Имән авыл советы рәисе итеп куйдылар. Салкын Алан шул авылга карый иде. Сарманда район зоотехнигы булып эшләде. Авылларда йөреп, өйгә атнага бер тапкыр гына кайта иде.

- Миңлекамал апа үзенең хезмәт җимешләрен татыдымы?
- Хезмәтенә күрә хөрмәте дә булды. Сарман райкомы тарафыннан махсус билгеләнгән персональ пенсиясенә чиксез сөенде. Әлмәттән бер бүлмәле фатир бирделәр аңа. Аны Җәлил бистәсендәге ике бүлмәлегә алыштырды. Җәлилне бик яратты. Без бергә яшәдек. Җәлилдә ветераннар советы әгъзасы иде. Ире сугышта һәлак булган ялгыз анага, пенсионерга фатир алуда булышты.

Әнине мәктәпкә очрашуларга чакыралар иде. Әңгәмәләрен бик күп тапкырлар магнитофон тасмасына яздырып киттеләр. Укучылар өйгә сыйныфлары белән киләләр иде. Сөләйдән, Чуар Абдулдан, тирә-як авыллардан гел килеп тордылар. 

Спектакльләргә, концертларга чакыру кәгазе бирәләр иде әнигә. Ул дусты Җамал апаны үзе белән алып бара иде.
Әнием балаларына, оныкларына сөенеп яшәде. Закирә апам - табибә, Әския апам - хәрби киемнәр тегүче, Нәкыя апам - китап сатучы, мин химия һәм биология укытучысы булып эшләдек.

- Әниегезнең үрнәк итеп куярлык тагын нинди яклары бар иде?
- Заман белән бергә атлау хас иде аңа. Гәҗит укый, радио тыңлый, телевизор карый. Намазларын калдырмый, уразасын тота. Мәҗлесләрдә Коръәнне мәкам белән, ягъни көйле тавыш белән, моңлы итеп укый. Моны фәкать Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен эшли, сәдака акчасын хуҗаларына яисә бала-чагаларына биреп кайта.
Туганлык җепләрен саклауга бик күп көчен куйды. Авылдагы өйне саткач, шуның акчасына СССРны иңләп-буйлап чыбык очы туганнарыбызга кадәр барлап чыкты. Уфа, Мәскәү, Ленинград, Иркутск, Чита, Тольятти, Ухта шәһәрләрендә һәм Үзбәкстанда булып, дөнья гизеп кайтты.

Үзлегеннән укып, латин шрифтын һәм кириллицаны, шулай ук зоотехник белгечлеген үзләштергән.

Сәнгать һәм фән кешеләре белән аралашып яшәде. Зирәк фикерле әниемә юмор хисе, шаян сүзләр кушып сөйләшү дә чит түгел иде. Ялган катнаштырмыйча, турысын әйтеп, ачык һәм аңлаешлы итеп сөйли иде.
Дәү әни буларак, җеп эрләп, йон оекбашлар бәйли иде.

Һәм, әлбәттә, оныкларының «Миңлекамал» әсәре белән таныш булуларына шатланып, үзенең данлыклы Миңлекамал булуы белән горурланып яшәде.

Кадерле әнием 1983 елның 27 июлендә 81 яшендә вафат булды, ул Салкын Алан зиратында әтием янында җирләнде. Аның турында сөйләгән сүзләребез дога булып ирешсен, рухы шат булсын. Амин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса