Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бишмунча ник һаман «башлык»сыз?

Гадәттә, вакытлы матбугатка язылу кампаниясе башлангач, авылларга чыгып, газета укучыларыбыз белән очрашып кайта торган гадәт бар. Әдәп саклап, килик әле дип без авыл башлыкларына мөрәҗәгать итәбез. Ә бишмунчалылар безне үзләре чакырдылар.

Бишмунчага баруы рәхәт. Авылга килеп керүгә бөтен нәрсәдән сакларга әзер торган стена - кызыл таулары гына ни тора. Нык, саллы, көчле. Бернигә дә бирешми торган. Аның халкы да шундый, булсын дип йөри торганнар. Кайбер авылларда күмәк эшләргә кешеләрне артларыннан этеп, әйдәгез инде дип ялынып йөрергә кирәк. Ә монда, кем әйткәндәй, «әйтмичә тыңлый, кушмыйча эшли» торган халык. Үз араларыннан бер булдыклы ир-егетне алгарак чыгаралар да, барысы бердәм булып, бер-берсенә хөрмәт белән авыл өчен тырыша башлыйлар. Мондый күренеш гадәттә «башлык»сыз авылларда шулайрак. Чөнки берәүдән дә ярдәм, күрсәтмә көтә торган түгел. Бишмунча авылы инде менә тугыз ай «башлык»сыз гомер кичерә. Һәм бу авыл кешеләреннән башка бер кешене дә борчымый.

Югыйсә тугыз айда мәктәп баласы бер сыйныфны тәмамлап чыга, гаиләдә булмаган баланы ясап, ул якты дөньяга аваз сала. Ә Бишмунча һаман «башлык»сыз. Укучы дөрес аңласын - «башлык»сыз дию ул әле хуҗасыз дигән сүз түгел. Монда үз авылла-рының хуҗалары, җиргә нык басып торучы егетләр җитәрлек. 

Без килгәндә китапханәдә бер төркем авыл активистлары җыелганнар иде инде. Юк, аларның максаты кемнедер гаепләп, зарланып утыру түгел. Без дә кемнедер кимсетергә, кем исеменәдер кара ягарга җыенмыйбыз.

Бишмунчалыларның җан авазын халыкка җитке-рәсебез килә. Гомумән, кайда ниләр эшләнә һәм нәрсә эшләнми икәнен белеп торсыннар. Күренекле язучыбыз Г. Ахуновның хатыны Шәһидә ханым «Мишәр икәнлегемне мин үзем беләм. Күршеләргә дә әйтегез, алар да белеп торсыннар» дип әйтә торган булган диләр, гәрчә мишәр булмаса да. Шуның кебек, башкалар да белеп торсын дип язу.

Алар авылның бүгенгесе өчен дә, киләчәге өчен дә борчыла. Бер дигән, «үгезне мөгезеннән ала» торган, җимертеп эшли торган ир-егетләр. Үзебез эшлибез, безнең авыл җирлеге башлыгы булырга үзебезнең кандидатурабыз да бар дип торалар. Әйе, алар тәкъдим итә торган Рауль Хәниф улы Дәүләтовның эш тәҗрибәсе дә җитәрлек. Чөнки ул авыл җирлеге башлыгы вазифасын башкарган кеше. Аңа теләктәшлек белдереп, бер команда булып эшләргә кешеләр дә атлыгып тора. Ә шундый кешене авыл җирлеге башлыгы итеп куярга район җитәкчелеге битарафлык күрсәтә. Югыйсә, авылга җитәкчене шул авыл кешеләре сайлап куя икән, кандидат шушы авылныкы, шушы җирлектә яши икән, аның бит эш нәтиҗәсе күпкә югары була. Тик бездә яхшы эш һәрвакыт ниндидер мәгъ-нәсез формаль шартларга, яисә икенче берәүләрнең әлеге уңай тәкъдимне хуп-лап күтәреп алмавына барып терәлә. 
Әйе, элеккеге авыл башлыгы киткән. Сүз дә юк, авыл активистлары элеккеге хуҗаның эшләгән эшләренә хисап тотмый гына китүенә канәгать тү-гел. Киткән - беткән. Эшлисе эшләнгән, аласы алынган. Кем әйткәндәй, буласы булган, буявы сеңгән. Хәзер инде алга карап эш итәргә кирәк. Дилбегәне «эшлим» дип торган егетләр кулына тоттырырга. 

- Менә безнең тәҗрибәле үз кандидатыбыз бар. Кулыннан килә. Рауль Хәнифович озак еллар башта үзебездә, аннан соң Кама-Исмәгыйль авылында эшләде. Эш тәртибен дә белә, авылдагы проблемаларны да. Авыл кешеләре белән дә уртак тел табып эшли. Төрле оешма җитәкчеләре белән дә мөнәсәбәтләре яхшы. Сүзе дә үтә, - диде безгә Морат абый Мөбарәкшин.

Рауль әфәнде Дәүләтов әлеге җаваплы эшкә алынырга үзе дә каршы түгел.
- Авылга кергәндә игътибар иткән булсагыз, зират коймаларын бөтенләй буяп чыктык. Чишмәләрне чистартып, буяп, тәртипкә китердек. Җиңү бәйрәменә һәйкәлне матурлап, буяп яңарттык. Өмәгә генә дә быел 70 тән артык кеше чыкты. Бөтен өмәләр Морат Мөбарәкшин инициативасы белән оештырылды. Бөтенесен ул башлап йөри. Буяуны да ул алды башлап. Халыктан акча җыеп, халык үзе эшләде. Кызганыч, анда безнең зам күренмәде. Алай булмый бит инде ул. Ничә өмәнең берсенә килеп карамыйча, бер бәйрәмдә халыкны тәбрикләмичә, шушы авыл урамыннан «мин зам» дип ничек узарга кирәк. Син ул вазифаны алып барасың икән, ир-атмы син, хатын-кызмы, җаваплылык тоярга тиеш. Халыкка алай мыскыл итеп карамыйлар. МХОдагы егетләребезгә җибәрү өчен апаларыбыз җыелып сак-лагыч челтәрләр эшлиләр, окоп шәмнәре ясыйлар. Әле менә бүген дә алар монда эштә. Болары бер өлеше генә, кичкә 20-30 кеше җыела. Баштарак әле парафинны да үзебез акча җыеп алдык. Алар артыннан менә оештырып, эшләп бетергәч илтеп тапшыручы Лилия, - ди Рауль әфәнде. 

Чыннан да, сөйләменнән, үзен тотышыннан эшлекле кеше икәне күренеп тора. Алга карап, бөтен нәрсәне исәпләп, закон нигезендә эш йөртү канына сеңгән. Үзенең авызыннан чыккан сүзенә җавап бирә торган кеше.

Юк, монда кемнедер гаепләп, пычрак атып утырмадылар. Чыннан да ирләрчә, үз авылларының язмышы өчен кайгыртып сөйләшү һәм башкарган эшләре, авылдашлары белән тыйнак кына горурлану булды. Ник арадан берсе «Мин шуны эшләдем» дип әйтсен. Һәркем күршесенең тырышлыгы, авылдашларының уңганлыгы белән горурланды. Ә эшләгән эшләре аз түгел.

- Бездә бик көчле депутатлар төркеме. Монда Илдар Мөхәммәдиев, Рәшит Хөсәенов. Киләсе елга Җиңүнең 80 еллыгы. Ул бәйрәмгә бит һәйкәлне дә яңартасы килә. Рәшит Мөхәммәтович аны үз өстемә алам диде. Ләкин бит аның артыннан йөрергә авыл җитәкчесе кирәк. Безнең тирә-юньдәге татар авылларыннан каралмаган, тәртип урнаштырылмаган бер без-нең Бишмунча гына кала бит инде. Безнең депутатларны җыеп сөйләшәсе килгән иде. Тик беркем дә аларны чакырмады, җыймады. Монда урынбасар булып Римма Хәлимуллина калды. Моны ул эшләргә тиеш иде. Без аңа әйттек бу хакта, тик «йөк урыныннан селкенмәде». Кыш көне бер әйткәннәр иде җитәкче булырга, ул вакыт авырып тора идем. Район башлыгына әйткәч, депутатлар җыелып үз араларыннан берсен сайлап куярга кирәк дигән фикер әйтте. 

Рауль әфәнде өтерен - өтергә, ноктасын ноктага куеп, барысын да дәлилләп сөйли. Әлбәттә, озак еллар шул системада эшләгән кеше буларак, бүгенге көндә авыл җирлеге башлыклары арасында танышлары, дуслары шактый. Һәм ул тирәдәге «һава торышын», элеккеге башлык турындагы мәгълүматларны да бик яхшы белеп тора.
Мин, бу мәсьәләгә ачык-лык кертү максатыннан, Бишмунча авыл җирлеге башлыгы урынбасары, бү-генге көндә башлык вазифаларын башкаручы Римма Хәлимуллина белән элемтәгә чыктым.

- Бу сорау бик миңа түгел инде, аңлыйсыздыр. Муниципаль берәмлекләр белән эш иткәнегез бар, сайлау сис-темасын аңлыйсыз. Безнең депутатлар тиешле санда тулыланган. Мин урынбасар буларак үз вазифамны гына башкарам, - диде ул.  

Димәк, депутатлар саны җитәрлек булгач, читтән-миттән кеше кертү юк. Ә ник алай булгач бер депутат та ул «камытны кияргә» атлыгып тормый? Гаҗәп тә түгел, чөнки аларның яхшы, дәрәҗәле, акчалы эшләре, укыган белгечлеге буенча эшли торган хезмәт урыннары бар. Хәзер шулай, депутатлар саны җитә дип авыл башлыксыз утырырга тиешме?

Аппарат җитәкчесе Роза Әфләтунова белән элемтәгә чыккач, аралашу болайрак булды. 
- Кандидат юк шул дип әй-тәләр. Сезнең берәр кешегез бармы әллә? 
- Мин җомга көнне анда булып кайттым. Аларның үз кандидатуралары бар. Дәүләтов Рауль Хәнифович. Авыл халкы бишкуллап аның авыл башлыгы булуын тели. Аларга нәрсә эшләргә кирәк? Кемгә мөрәҗәгать итәргә?
- Главага керергә кирәк була.
- Хат беләнме? Кем керергә тиеш? Кандидат үземе, әллә авыл активымы? Яисә зам?
- Лучше зам.
Кара, алай бик авыр түгел икән бит. Бәлки чебеннән фил ясарга кирәкмидер. Ә бәлки Бишмунчаның башлыксыз булуы кем өчен-дер яхшыдыр? Авылга түгел, шәһәр башлыгын да билгеләп куйгач кына депутат ясыйлар. Димәк, монда имәндә булып чыга чикләвек.

- Авылда җитәкче булмаганга күрә, инде болай булмый бит дип, Морат абый инициатива күрсәтте дә аңа кушылып киттеләр менә шушы егетләр. Авыл бит безнеке. Авылда яшәргә, авылны яшәтергә кирәк. Ә башлык юк. Нинди генә эш эшли башласаң да, документ эшләре авыл башлыгыннан башка хәл ителми. Депутатларны да җыеп та, аларга мөрәҗәгать белән дә чыгып булмый. Башлык юк, - дип аптырый Лилия Купаева. 

Әйе, авыл халкы, хуҗасыз булса да, кул кушырып утырмый. Бу уңайдан Лилия Купаеваны аерым әйтсәк тә урынлы булыр. Чөнки авыл дип янып йөрүчеләрнең берсе ул. Моны авыл халкы шулай ди. Безнең газетабызны яздыру, халыкка таратуны да Лилия Әкъдәс кызы бер авырсынмыйча үз өстенә алды. Аның үтенечен аяк астына салмаган Әлфия Әюповага да зур рәхмәт. Ул безнең газетаны Түбән Мактама бистәсеннән авылга алып кайтучы. Гомумән, авыл дип янып яши монда халык.

Роберт Хаҗиев һәм Радик Сәлмановлар белән без авылдагы эшләнгән һәм эшләнмәгән эшләр белән танышып кайттык. Чиста, төзек авыл. Кайсы гына ихатага күз салма, барысын-да да эш кайный: кемдер тәрәзә алыштыра, капка куя, койма тота, янкорма төзи. Безнең игътибарны бер капка төбендә торган янгын сүндерү мичкәсе җәлеп итте. 

- Кайтарып куйганнан бирле шунда тора. Нинди хәлдә, эшлиме, юкмы, кем хуҗа, кем җавап бирә, берәүгә дә кирәкми, - диде, җаны әрнеп, Роберт Фәрит улы. - Кышын кар астында, язын-көзен яңгырда, җилдә, җәен кызу кояш астында торып ул бит яраксызга чыга. Ябулы җирдә торырга, аңа җаваплы кеше булырга тиештер бит. Алла сакласын, ут-күз була калса, бу бит шулай матур уенчык кебек торырга мөмкин.

Роберт әфәнденең борчылуы йөзенә чыккан иде. Әйтәм бит, монда егетләр үз эшләренә җаны-тәне белән бирелгәннәр.

 Без авылны су белән тәэмин итеп тора торган су башнясы янында. Кырыйда кайчандыр Бишмунчаның гөрләп торган колхозыннан «к» хәрефе дә калмаган ташландык фермалар. Җан өшеткеч хәрабәләр булып, аяк-кулын өзеп ташлаган уенчык кебек торалар. Ә бит үз вакытында мәктәпне тәмамлап сыйныфташлар бергә колхозда калу бишмунчалылардан чыккан иде. Кызлар-егетләр зур өметләр, якты хыяллар белән авылда калганнар иде. Хәзер…

- Менә шушында янгын сүндерү машинасына тоташтыру өчен торба сузып, башняны берничә урыннан эретеп ябыштырдылар да, күгәргәнен чистартып та тормыйча буядылар. Шулай итеп, имеш, 200 меңнән артык үзара салым акчасы кереп китте. Бу бит әле бер еллык акча гына түгел, - дип борчылдылар егетләр. 

Авыл халкы быел өмә-ләргә үзләре акча җый-ган. МХОдагы егетләргә дә генераторларга кадәр алып җибәргәннәр. Халык бик бердәм Бишмунчада. Үзара салым акчасын да элек җыелганнарының нәтиҗәсен күрмәгәнгә җыясылары килми.

Сабан туен да үз хисап-ларына үткәрергә әзерләр. Аңа кадәр авыл эчендәге буйыйсы урыннарны буяп, тәртипләп чыгарга планнары. Морат абый Мөбарәкшин инде кайда нинди хакка бүләкләр барлыгын да бе-лешкән. Шуны да әйтергә кирәк, өмәләрдә катнашучыларга сарык та аның утарыннан, табын тулысы белән аңардан була. Ул аны мактану өчен эшләми, ә авылдашларының бердәм булып аның инициативасын хуплап теләктәшлек итүенә рәхмәте. Сабан туена да бер тәкә бирәм дип тора.

Юлыбыз чишмә буена борылды. Менә кайда ул Бишмунча җәннәте. Чистарту, буяу, тәртип урнаштыру эшләрен авыл халкы башкарган. Үзләре өчен дип. Анда чишмәсе дә, түбәсе ябулы өстәле дә бар. Тал-тирәкләр арасыннан өстеңә авардай булып, җил-давылдан саклап кызыл таулары тора. Бишмунчалылар үзләре дә нык торалар. Авыл башлыгы юк дип кенә биш мунчадан бер мунчага әйләнмәс. Тик шулай да... Башсыз да, башлыксыз да булмыйк инде.

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса