Әлмәт районында телерадиотапшырулар туктатыла
Миңнебай авылындагы телерадиотапшырулар объектында ремонт эшләре белән бәйле рәвештә туктатыла.
16 һәм 17 июльдә 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр «Россия радиосы», «Маяк», «ФМ хәбәрләре» радиотапшыруларын һәм 1 нче һәм 2 нче Федераль мультиплексларның (РТРС-1 һәм РТРС-2) цифрлы телерадиотапшыруларын сүндерү белән профилактик эшләр башкарылачак. Бу хакта район башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа