Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә территориаль иҗтимагый үзидарәләрнең республика конференциясе узды

Әлмәт районында 36 территориаль иҗтимагый үзидарә эшли.

Конференция эшендә «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзәм Гобәйдуллин, Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов, рәиснең территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ибраһимов, ТР Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин, территорияләрне үстерү һәм иҗтимагый үзидарә Гомумроссия Ассамблеясы директоры Захарий Юдин,  Иркутск өлкәсенең «ТОС Союзы» идарәсе рәисе, «Черемушки» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Екатерина Игнатова катнашты.

Тимур Нагуманов үз докладында билгеләп үткәнчә: «Әлмәт шәһәре территориясендә 36 территориаль иҗтимагый үзидарә халкы белән актив эш алып баралар. Нәкъ менә ТОСлар халык белән ныклы кире элемтәне ныгытуга ярдәм итә һәм куелган бурычны уңышлы үти».

Конференциядә катнашучылар ТОС рәисләренең республикадагы дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары белән турыдан-туры диалог шартларын яхшырту мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, гомумән, Россиядә эшчәнлекнең иң мөһим юнәлешләрен билгеләделәр, эш формаларын һәм ысулларын камилләштерү буенча тәкъдимнәр эшләделәр.

Район башлыгы Татарстан Республикасы җитәкчелегенә, «Татнефть» ААҖ, компания структурасына кергән баш предприятиеләргә һәм территориаль үзидарә активистларына шәһәр территорияләрен үстерүгә һәм төзекләндерүгә зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса