Хатирәләр күңел яраларын ача
Әфган сугышында катнашкан, Әфганстан мәхшәрен соңгы сулышына кадәр оныта алмаган райондашларыбызның данлы үткәнен хөрмәтләп, газетабызда мәкаләләр урнаштыруыбызны дәвам итәбез.
Чираттагы кунагыбыз – Равил Камил улы Низамов. Түбән Мактама бистәсендә гомер кичерүче гади, аз сүзле, үзе турында күп сөйләргә яратмый торган шәхес булып чыкты ул. Шулай, үлем белән күзгә-күз очрашып та исән калган, туган якларына әйләнеп кайткан солдатларның күбесе сугыш турында артык җәелеп сөйләргә яратмый шул.
- Тумышым белән Балтач районыннан мин. 1971 елда гаиләбез белән Түбән Мактамага килеп төпләндек. Дөресрәге әти алып килде инде безне Әлмәт районына, чөнки монда аның энесе яши иде. Ул гаиләбезгә бик нык булышты, йорт салып кердек. Шулай итеп торып киттек. Түбән Мактаманың беренче мәктәбендә укыдым, ДОСААФта машина йөртергә укып чыктым, ә инде 1982 елны армиягә киттем. Әфганстанга җибәрәселәрен белдек, чөнки Казандагы военкоматтагы командир һәрберебезне аерым-аерым чакырып, сөйләшеп алды. Әле дә хәтердә – “Кирәк булса Ватан өчен тормышыгызны бирергә әзерме?” дип сораган иде ул текәлеп, мин, әлбәттә “Әзер!” дип җавап бирдем. Ә менә әти-әнигә Әфганга җибәрәселәрен әйтмәдем, шулай да соңыннан белделәр инде. Ул вакытта кыр почтасы бит инде, әти үзе фронтовик, хатлар буенча кайда икәнемне тиз абайлап алган. Йөрәкне иң өткәне - мин Әфганстанга эләккән елны әтиемнең вафат булуы. Әле хәзер дә әрнеп искә алам шул чорны. Бәлки минем өчен дә бик нык борчылган булгандыр дип тә уйлыйм. Әфганстанда мин Шиндандка эләктем. Табигате безнекенә ошамаган – тирә-якта тау да ком. Җирле халык безне алай ярата иде дип әйтә алмыйм, чөнки әле бала-чагалар да үткән-сүткән вакытта артыбыздан таш атып калалар иде. Аларның үз тормышы, ә безгә приказны үтәргә кирәк. Янәшәдәге Кандагар тирәсендә бераз яшеллек булганлыктан, халык шунда виноград үстергәнен, сарык үрчеткәнен күрә идек. Торуыбыз палаткаларда булса да, яшәү шартлары уңай, ашау яхшы булды. Шофер булгач машина йөрттем, боеприпас тулы 70-80 техника колонна булып тезелеп шул таулар аша үтә идек. Көн дә юлда булдык. Әлбәттә, төрле чаклар булды, атышларга да эләктек, шулай да янәшәдә якташлар булуы күңелгә җиңеллек бирә иде. Әлмәт, Яшел Үзән, Чаллы егетләре. Кама-Исмәгыйль авылыннан Минсалих Искәндәров белән бергә хезмәт иттек, аның белән ДОСААФта да бергә укыган идек әле. Мин беренче, ә ул икенче ротада иде. Алар ягулык – керосин, солярка ташыдылар. Кызганыч, дустым 1983 елның 6 сентябрендә һәлак булды. Сугыш үлемсез, яраларсыз булмый шул инде. Янәшәңдә иңне-иң куеп хезмәт иткән дусларны югалту нык авыр хәл. Шул ук елны колоннабыз ут астында калып, үзем дә көчле яраландым – ядрә руль өстендәге кулымны бәреп төшерде.
984 елны мине комиссовать иттеләр. Җәрәхәтләнеп, инвалид булып кайткач, әле мин эшкә урнаша алмыйча азапландым. Хәрби билетны ачып карыйлар да – Әфганда хезмәт иткән, инвалид булганны беләләр һәм кире кагалар. Хәрби комиссариаттан да ярдәм сорап карадым, бер нәрсә дә эшли алмадылар. Аалты айлап эшкә керә алмый йөрдем шулай. Үпкәм зур булды, авыррак булды инде. Шуннан Миңнебай газ эшкәртү заводына килдем, биредә мине автомобиль-транспорт цехына механик итеп эшкә алдылар. Аннан соң 2011 елга кадәр машина йөрттем. Профосмотр узганнан соң сәламәтлегем буенча тагын машина йөртүне калдырып, механик булып күчәргә туры килде. Аллага шөкер, өйләндем, тормыш иптәшем белән бер кыз, бер малай үстердек, балалар икесе дә тырышып укыдылар, үз юлларын сайладылар, биш оныгым бар. Хәзер инде мин пенсиядә, үз йортыбыз белән торабыз, бар да җитеш, зарланырлык түгел, - дип куанычын белдерде Әфганстан ветераны.
Әйе, кайнар нокталарда хезмәт итеп, сугыш гарасатын кичкәннәр үзләре генә белә: анда бары тик бер-береңә ышаныч, кыюлык; бердәмлек булганда гына алга куелган максатка ирешеп була. Әлмәт районы егетләре Әфганда да үрнәк булды, бүгенге тыныч тормышта да сафта булуларын дәвам итәләр. Аларны бүген “Хәрби туганлык” оешмасы да берләштерә бит әле. Равил Низамов та дуслары белән бергә яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүгә багышланган чараларда катнаша.
- Бүген дә егетләребез илебез иминлеге сагында торалар, Ватан алдындагы бурычларын намус белән үтиләр. Ир-егетләребез исән-имин туган җирләренә әйләнеп кайта гына күрсеннәр иде инде. Сугыш - авыр нәрсә, шулай да иң мөһиме – авыр вакытта кеше хәленә керә белү, ярдәм кулы сузу кирәк. Бу бик кыйммәтле сыйфат һәм бу турыда онытмасак иде, – дип йомгаклады сүзен Равил Низамов.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа