Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтленең эше «Полицейский Дядя Степа» балалар иҗаты конкурсының төбәк этабында иң яхшысы булды

Конкурс балаларны яклау көненә багышлана.

Әлмәтленең эше «Полицейский Дядя Степа» балалар иҗаты конкурсының төбәк этабында иң яхшысы булды.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында «Полицейский Дядя Степа»Бөтенроссия балалар иҗаты конкурсының төбәк этабына йомгак ясалды. Жюри 6 яшьтән 14 яшькә кадәрге 68 конкурсантның иң яхшы эшләрен сайлаган. Шәхси эшләрдән тыш, коллектив эшләр дә бәяләнә.

Яшь авторларның эшләре төрлелеге белән гаҗәпләндерә: полиция хезмәткәренең тутырылган һәм  бәйләнгән курчаклары, кәгазь, картон, тозлы камыр, балчык һәм пластилинннан паннолар, шулай ук аппликацияләр һәм рәсемнәр. Үзләренең иҗатында балалар кулдан бәйләү, папье-маше, декупаждан модульле оригами кебек  төрле техникалар кулланганнар, дип яза Әлмәт буенча эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәте үзенең телеграм - каналында.

Нәтиҗәдә, бөтен Татарстаннан 6 яшьтән алып 8 яшькә кадәрге яшь төркемендә иң яхшысы итеп Степа абый сурәтләнгән кәнфит билгеләнгән. Эшнең авторы-Әлмәттән Мария Митяева. Аның кул эшләре конкурсның бөтенроссия этабын яуларга җибәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса