Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләр «Алга» батальоны өчен гуманитар ярдәм җыйдылар

Сугышчыларга маскировка челтәрләре, азык-төлек, бәйләү материалы җибәрелгән.

Әлмәттә махсус операция зонасында булган хәрбиләр өчен гуманитар ярдәм җыюны дәвам итәләр. Бу юлы 1234 полкының «Алга»  батальоны өчен кирәкле әйберләр җибәрелгән, дип хәбәр итә район башлыгының матбугат хезмәте.

Сугышчыларга маскировка челтәрләре, гигиена җыелмалары, азык-төлек, мини мичләр ясау өчен балкалар тапшырылачак. Моннан тыш, хәрбиләргә нашлемниклар, әйберләр һәм бәйләү материаллары биреләчәк.

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса